Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында: 2022 елда хисап палатасы тарафыннан 64 млн 664 мең 870 сумлык хокук бозулар ачыкланган

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссииясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

                  Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Люция Корбанова утырышның беренче көн тәртибе нигезендә 2022 елда Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру буенча хисап тотты. Люция Корбанова Актаныш муниципаль районының 2015-2024 елларга төзелгән коррупциягә каршы комплекслы программасын үтәүгә анализ ясады.

            Муниципаль районның контроль-хисап палатасы тарафыннан бюджет акчаларын тотканда хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау  буенча нәтиҗәле эш алып бара. 2022 елда палата тарафыннан 10 контроль һәм 28 эксперт-аналитик чара үткәрелгән һәм 64 млн 664 мең 870   сумлык хокук бозулар ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурорның 4 представлениесе кертелгән, 2 кеше дисциплинар җаваплылык чараларына тартылган.

               Контроль-хисап палатасы рәисе Мәрьям Яинова утырышта катнашучыларны тикшерү нәтиҗәләре буенча  кертелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше, хокук бозуларны кисәтү һәм күрелгән чаралар, хокук бозуларны бетерү турында сөйләде.

               Башкарма комитетның сатып алулар секторы мөдире Алия Шакирова бүлекнең 2022 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. 

                Башкарма комитетның гомуми бүлек җитәкчесе Лилия Хәйдәрова 2022 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне мониторинглау нәтиҗәләрен бәян итте. 

            Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районындагы филиалы вәкиле  Энҗе Тимирова коррупциягә каршы тору коралы буларак КФҮ базасында дәүләт һәм мунипаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү буенча чыгыш ясады. 

                  Ленар Рафак улы дәүләт хезмәткәрләрен коррупциягә каршы торуга багышланган белем күтәрү курсларында укыту кирәклеген ассызыклады. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев ришвәтчелек юнәлешендә хокук бозуларны булдырмауда прокуратура вәкилләре  белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды. Шулай ук  комиссиядә тыңланган чыгышларның эчтәлеге белән район Советы депутатларын таныштыру тәкъдимен кертте. 

             Ленар Зарипов очрашудан файдаланып район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинга миграция буенча - ягъни чит илләрдән районыбызга кайткан гражданнарга тиз арада теркәлү кирәклеген искәртергә чакырды.  Канун бозу читтән килүчеләргә өстәмә мәшәкатьләр һәм проблема гына тудыра. 

           Комиссия утырышында ясалган чыгышлар белән алдагы материалларыбызда таныша аласыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев