Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коррупция

Ике ел элек, республика җитәкчелеге фәрманы белән, коррупциягә каршы көрәш буенча һәрбер муниципаль район башлыгының ярдәмчесе барлыкка килде. Бездә әлеге яңа вазифаны башкару Алия Әһлетдиновага йөкләнде. 2012 елның гыйнварыннан башланган эшчәнлекне күзалларга, аның бурычларын-максатларын ачыкларга инде мөмкиндер. Беренче эш итеп, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы җитәкчелегендә комиссия төзелде. Ул...

Ике ел элек, республика җитәкчелеге фәрманы белән, коррупциягә каршы көрәш буенча һәрбер муниципаль район башлыгының ярдәмчесе барлыкка килде. Бездә әлеге яңа вазифаны башкару Алия Әһлетдиновага йөкләнде. 2012 елның гыйнварыннан башланган эшчәнлекне күзалларга, аның бурычларын-максатларын ачыкларга инде мөмкиндер.
Беренче эш итеп, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы җитәкчелегендә комиссия төзелде. Ул район Советы утырышында расланган "2012-2014 елларга районның коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасы" нигезендә эшли. Составында 16 кеше. Төрле тармактан җыелган комиссия әгъзалары арасында прокуратура, эчке эшләр бүлеге, эшмәкәрләр советы, ветераннар оешмасы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы бар. Кайнар элемтә телефоннары булдырылды. Ришвәт алу, ришвәт бирү, хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану кебек закон бозулар белән очрашканда, исем-фамилияңне әйтмичә генә дә хәбәр җиткерү мөмкинлеге тудырылды.
Хокук бозуларны хәбәр итү өчен булдырылган әлеге телефон номерларын исегезгә төшерәбез. Район башлыгының кабул итү бүлмәсендә: 3-15-05; район Советының оештыру бүлегендә: 3-05-03; район прокуратурасының кабул итү бүлмәсендә: 3-09-13. Алия Әһлетдинованың әйтүенә караганда, эш башында махсус укулар оештырылган. Ә комиссия утырышларын квартал саен уздыру максат итеп куелган.
Быел районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 5 утырышы үткәрелде. Аларда нинди мәсьәләләр каралды соң? Бу сорауга Алия Әһлетдинованың җавабы:
- Муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазифаларда эшләүчеләргә карата коррупциячел җинаять эшләре ачылганмы, коррупцион юнәлештәге тайпылышлар табылганмы - прокуратура тарафыннан тикшерелеп кергән барлык мәгълүматларны да комиссиядә карыйбыз. Соңгы вакытта җир мәсьәләсе, бигрәк тә, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү буенча хәл катлауланып килә. Кануннарның бозылуы, җирләрне дөрес бирмәү, элек бирелгәннәренең нормага туры килеп бетмәве - шушы комиссиядә каралган беренче эшләр. Закон бозучыларның күбесе административ җәзага - штрафка тартылдылар, шелтәләр белдерелде.
Һәрбер муниципаль хезмәткәр декларация тапшырырга, анда үзенең еллык керемен, мөлкәтен күрсәтергә тиеш. Әлеге мәгълүматларның барысы да прокуратура тарафыннан тикшерелә. Әгәр муниципаль хезмәткәр берәр мөлкәтен яшереп калдырса, ул комиссиягә чакырыла, чара күрелә. Быелдан мәктәп директорлары, балалар бакчалары, спорт оешмалары җитәкчеләре дә декларация тапшырдылар.
Соңгы утырышта 6 хезмәткәрнең декларацияне дөрес тутырмау факты тикшерелде. Һәрберсенә комиссия каршында җавап тотарга туры килде. Аларга шелтә белдерелде, эш урыннарына хәбәр җиткерелде.
- Кайнар элемтә телефоннарына шалтыратучылар бармы?
- Юк, әмма бу элемтә кайнарланачак әле. Кешеләр хәбәр итәргә куркалардыр дип уйлыйм. Ләкин куркырга кирәкми, әйткәнемчә, шалтыратулар аноним кабул ителә. Алынган хәбәрләрне теркәү өчен махсус журнал булдырылган, махсус кешеләр беркетелгән. Кергән мәгълүмат читкә чыкмый, без аны үзебезнең җирлектә тикшерәбез.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 29 ноябрь, 2013 90 (9836) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев