Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коррупция афәтеннән безне кем аралар?

Шантаж, бюрократия, ришвәт, рэкэт. Коррупция белән аваздаш бу хәлләр һәр заманага хас күренеш. Бүгенге тормышыбыз да аннан азат түгел. Ләкин аны булдырмау, коррупциягә каршы көрәшү юлларын мәктәп яшеннән өйрәткәндә, бәлки, чынлап та әлеге зәхмәттән арына алырбыз. Статистика саннары сөйли Быелның 9 аенда республикада коррупциягә бәйле 835 җинаять теркәлгән. Шуның 551е...

Шантаж, бюрократия, ришвәт, рэкэт. Коррупция белән аваздаш бу хәлләр һәр заманага хас күренеш. Бүгенге тормышыбыз да аннан азат түгел. Ләкин аны булдырмау, коррупциягә каршы көрәшү юлларын мәктәп яшеннән өйрәткәндә, бәлки, чынлап та әлеге зәхмәттән арына алырбыз.

Статистика саннары сөйли

Быелның 9 аенда республикада коррупциягә бәйле 835 җинаять теркәлгән. Шуның 551е - дәүләт хакимиятенә һәм хезмәтләр мәнфәгатьләренә каршы җинаять.

Үз вәкаләтләреннән узып китү буенча 213 факт теркәлгән. Актанышта да 1 вазифаи вәкаләтләрдән арттыру очрагы теркәлгән. Бу җинаять эше буенча суд утырышы көтелә.

Статистика мәгълүматларын икътисадның төрле өлкәләре буенча бүлгәләп карасак, түбәндәге саннар күзәтелә: дәүләтнең күчемсез мөлкәтеннән файдалану - 205, мәгариф буенча - 71, хәрби-чакырылыш компаниясе - 65, сәламәтлек саклау һәс социаль тәэмин ителеш - 16, төзелешкә кагылышлы 7 җинаять кылу коррупцион юнәлештә булган.

Былтыргыга караганда быел ришвәт бирү фактлары 22,8 процентка кимегән. Әмма аның күләме арту ачыкланган. Рәсми чыганакларда теркәлгән мәгълүматлар буенча республикада быелның 9 аенда 15 млн. сум ришвәт бирелгән. Уртача күләме ничә сум тәшкил иткән соң? Быел теркәлгән очраклар буенча исәпләп караганнар: бирелгән ришвәтләрнең уртача күләме 92 мең сум тәшкил иткән.

Татарстанда социаль-икътисадый мониторинг буенча комитет халыкның фикерен өйрәнә. Актанышта сораштырылган халыкның 8 проценты коррупция артты дигән фикер белдергән. 40 проценты җирле үзидарә органнарның эшчәнлегеннән канәгать, димәк 60 проценты канәгать түгел, дигән сүз. 38 проценты медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать сезлек белдергән. Безнең районда коррупцион күренешләр белән очрашучылар аз - 4,4 процент, бу - республикада яхшы күрсәткеч.

9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне

Шушы дата уңаеннан районның мәгариф учреждениеләрендә мөһим чаралар үткәрелә. Татар Суыксу һәм Мари Суыксу мәктәпләрендә дә уздырылды ул. Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Булат Атнагулов та катнашты. Ул укучылар каршында чыгыш ясар алдыннан безгә ул болай диде:

- Кызганыч, тормыштагы начар күренешләр белән безнең барыбызга да очрашырга туры килә. Җәмгыятебезнең барлык тармагына да үтеп кергән ул. Шуңа күрә аны бер көндә генә җиңеп чыгу мөмкин түгел, моңа тулысынча чик куяр өчен әле тагын 30-40 ел вакыт узар, дип исәпләгән белгечләр. Әлбәттә, моңа ирешү өчен бүген нык кына көрәшергә кирәк. Безнең бурыч - коррупциянең начар күренеш икәнен балаларга мәктәп яшеннән үк аңлату.

Реклама

Камил Әмиров, район мәгариф бүлеге инспекторы:

- Мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләрен җәмгыятебездә яшәп килгән яман күренешләр турында җентекләп аңлатуга, мәктәп укчыларында аларга карата тискәре мөнәсәбәт уятуга багышлап үткәрү эзсез калмас.

Татар Суыксу мәктәбендә тугызынчылар белән үткәрелгән сыйныф сәгатен сыйныф җитәкчесе Рәмилә Гыйльфанова бик күп мәгълүматлар, кызыклы уеннар, сорау-җаваплар белән алып барды. Укучыларның актив катнашуы бу теманың алар өчен ят булмавын, җәмгыятьтәге шушы тискәре күренешкә каршы көрәшү кирәклеген мәктәптә һәрвакыт аңлатып торуларын күрсәтте.

Рәмилә Гыйльфанова, укытучы:

- Илебездә коррупция чәчәк атып килә, шуңа күрә без балаларыбызны мәктәп яшеннән үк аңың мәгънәсенә, начар гадәтләргә илтүен һәм коррупция эшләре белән шөгылҗләнгән кешеләрнең гомерләре рәшәткә артында үтәчәген төшендерәбез. Сыйныф сәгатьләре, инша-рәсем конкурслары оештырабыз. Безнең укучыларыбызз арасында коррупция очраклары күзәтелмәс, алар аңа каршы көрәштә үзләре дә катнашырлар дип ышанам.

Булат Гыйльманов, Татар Суыксуы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

- Коррупциягә каршы көрәш буенча районда уздырылган иншалар бәйгесендә мин беренче урынны алдым. Бу темага байтак кына чараларда катнаштык. Без, әлбәттә, коррупциягә каршы. Минем фикеремчә, кечкенә яшьтән үк аңа каршы көрәшеп үссәк, бәлки без үсеп җиткәч, коррупция дә бетәр. Мин моңа чын күңелдән ышанам, башкаларны да шушы көрәшкә чакырам.

Сәрия Шәйхразыева, Татар Суыксуы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

- Безнең мәктәптә шушы темага бик күп сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Укытучыларыбыз коррупциянең зыяны турында аңлатырга тырышалар. Безнең белем учагында коррупциягә урын юк, чөнки без аны булдырмау өчен барыбыз да бергәләп көрәшәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев