Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик

-Коррупция белән көрәш мәсьәләсе-җәмгыятебез өчен иң кискеннәрдән санала бүгенге көндә. Татарстанда да, Россия күләмендә дә коррупция мәйданын киңәйткәннән киңәйтә бара гына түгел, ә ул безнең тормыш спецификасын билгели торган гадәти, көндәлек күренешкә әверелде. Коррупция ижтимагый системаны эчке яктан тарката. Иң аянычлысы, ул халыкның хакимияткә булган ышанычын юкка чыгара. Коррупция дигәндә,...

-Коррупция белән көрәш мәсьәләсе-җәмгыятебез өчен иң кискеннәрдән санала бүгенге көндә. Татарстанда да, Россия күләмендә дә коррупция мәйданын киңәйткәннән киңәйтә бара гына түгел, ә ул безнең тормыш спецификасын билгели торган гадәти, көндәлек күренешкә әверелде. Коррупция ижтимагый системаны эчке яктан тарката. Иң аянычлысы, ул халыкның хакимияткә булган ышанычын юкка чыгара.
Коррупция дигәндә, күп очракта дәүләт бюрократлары тарафыннан алына торган ришвәт; законсыз акча керемнәре турында сүз бара. Шәхси байлыкларын арттыру максатыннан, алар аны гражданнардан янап, куркытып алалар.
Кем булуына карамастан, шул исәптән югары постлар биләүче җаваплы затлар да ришвәт алган өчен җинаять жаваплылыгына тартылалар. Җәмгыятебездә һәрбер гражданин аңы белән шушы хакыйкатьне дөрес итеп аңлаганда гына, коррупциягә каршы көрәшеп була.
Бу нисбәттән Татарстанда да шау-шу уяткан берничә шундый очрак булды. Табиблар, мәсәлән, авыруга больничный лист тутырган өчен яисә хастаханәдә ятып дәвалану өчен; югары белем бирү һәм урта гомуми белем бирү йортларында укытучылар имтиханнар һәм зачетлар тапшыру өчен акча алганнар. Тубән Кама шәһәрендә, мәсәлән, 407 млн. сум. бюджет чаралары тиешенчә файдаланылмаган.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 7 сентябрь, 2012 70 (9715) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев