Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Күпфункцияле үзәк бездә дә булырмы?

Теркәү палатасы, Россреестрның Актаныш бүлекчәсе, техник инвентарьлаштыру бюросы бер түбә астында эшли башлаганнан бирле, аларның хезмәтләреннән файдалану күпкә җиңеләйде. Шулай да камиллеккә ирешүнең чиге юк. Россеестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова белән камиллеккә ирешүнең бер алымы турында сөйләштек. - Гөлназ Фәнисовна, ялгышмасам, республикада күпфункцияле үзәкләр оештырыла, кайбер районнарда инде ул...

Теркәү палатасы, Россреестрның Актаныш бүлекчәсе, техник инвентарьлаштыру бюросы бер түбә астында эшли башлаганнан бирле, аларның хезмәтләреннән файдалану күпкә җиңеләйде. Шулай да камиллеккә ирешүнең чиге юк. Россеестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова белән камиллеккә ирешүнең бер алымы турында сөйләштек.

- Гөлназ Фәнисовна, ялгышмасам, республикада күпфункцияле үзәкләр оештырыла, кайбер районнарда инде ул күптәннән эшләп килә. Бездә ул кайчан барлыкка килер?

- Безнең районда да бу үзәк күптән эшли дип әйтергә мөмкин. Өч кенә оешмадан торсак та, кадастр палатасы, Россреестр идарәсенең Актаныш бүлекчәсе, техник инвентарьлаштыру бюросының бер түбә астында урнашуы халыкка бик күп уңайлыклар тудырды. Иң беренче чиратта, гражданнарга документлар белән йөрүне җиңеләйтте. Чыннан да халыкка хезмәт күрсәтү буенча проблемалар елдан-ел җыелып килгән иде. Әйтик, җир участогын милеккә теркәү өчен 5 төрле инстанциядән 7 төрдән артык документ җыярга кирәк. Сүз дә юк, барлык шушы инстанцияләр бер урында урнашса, кешегә тагын да җайлырак булыр иде.

Республикада күпфункцияле үзәк булдыру зарурлыгы халык мәнфәгатьләрен күздә тотып барлыкка килә. Мондый үзәкләр гражданнарга төрле инстанцияләрдән документлар һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтә, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның санын киметә, хезмәт күрсәтүнең вакытын кыскарта, коррупциягә, арадашчылар хезмәтенә киртә куя. Иң мөһиме: ул кешеләрнең чиратларда торуын булдырмый калдыра.

Әлегә безнең районда күпфункцияле үзәк булдыруның төрле оптималь варинтлары өйрәнелә. Озакламый бер фикергә килеп, ул халыкка өр-яңа мөмкинлекләр тудырыр дип ышанабыз.

- Барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп оештырылган күпфункцияле үзәктә хезмәт күрсәтүне ничек тасвирлар идегез?

- Безнең күзаллавыбызча, күпфункцияле үзәккә кеше үзенең паспорты һәм күчемсез милеккә документы белән генә килергә тиеш. Калганын әлеге үзәк хезмәткәрләре үзләре туплаячак. Моңа кадастр паспортын алу, ызанлау яки техник паспортны яңарту да керә. Мөрәҗәгать итүче гражданнан документларының күчермәләрен алу 10-15 минутта башкарылырга тиеш. Аннан соң бу документлар белгечләр, юристлар тарафыннан каралып, курьерлар аша тиешле оешмаларга тапшырыла. Ә гражданнар үзләренә бирелгән шәхси номерларын әйтеп, эшнең барышы белән бары тик телефоннан танышып тора ала. Күпфункцияле үзәк бинасында барлык дәүләт пошлиналарын түләү өчен банк кассасы урнаштыру да күздә тотыла.

- Банк кассасы урнаштырылачак, дидегез. Бу үзәк бинасында тагын нинди оешмалар булырга тиеш?

Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 24 апрель, 2013 31 (9776) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев