Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кулланучылар, уяу булыгыз!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына намуслы пенсионерларга урындыклар өчен кыйммәтле вибромассаж саткан мошенниклар корбаннары булган кулланучылар мөрәҗәгате очраклары артты.

Консультация сорап мөрәҗәгать иткән өлкән буын кулланучылары, сатучы гражданнарга товарны (вибромассаж накидкасын) презентацияләүдә һәм призлар уйнатуда катнашырга тәкъдим итә, дип сөйлиләр. Презентациядән соң гражданнарга бүләкләр отканнары турында хәбәр итәләр (кагыйдә буларак, бу юрган, мендәр һәм кул массажеры), ә "зур бәхетле«гә төп бүләк — 200000,00 сумга 70% ташлама белән креслога вибромассажлы накидка бирелә. Бөтен зал алкышлый, һәм бу «бәхетле» эйфория астында товар сатып алу килешүенә кул куя. Шул ук вакытта товар өчен түләргә, сатучы инициативасы буенча кулланучы коммерция банкларының берсе белән кредит килешүе төзи. Сатып алынган товарның бәясе процентларны исәпкә алып берничә тапкыр арта. Сату-алу килешүе шундый итеп төзелгән ки, товарны кире кайтару һәм килешүне өзү бик авыр. Вибромассажлы накидка медицина максатларында кулланыла торган электр көнкүреш приборы булып санала, ә ул кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керә. 

1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә товар өчен түләнгән акчалата сумманы сатып алу-сату һәм кире кайтару килешүен өзү өчен нигез булып түбәндәгеләр санала:

— товарны сатып алу-сату килешүен төзегәндә сатучы тарафыннан билгеләнмәгән кимчелекләрне табу;

— сатып алу-сату килешүе төзегәндә товарны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүче кирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат бирмәү (каршы күрсәтмәләр булу һәм вибромассажны кулланганчы табиб белән киңәшләшергә кирәклеге турында мәгълүмат хәбәр ителмәү, гәрчә законның 10, 12 статьялары нигезендә моны эшләргә тиеш булса да).

Бозылган хокукны торгызу өчен сатучы адресына дәгъваны заказ хаты белән хәбәр итеп, анда эшнең барлык шартларын һәм үз таләбен күрсәтеп, шунда ук җибәрергә киңәш ителә.

Хөрмәтле кулланучылар, кыйммәтле товарлар сатып алганда игътибарлы булыгыз, уйламыйча сатып алмагыз, сатыла торган товар турында фикерләрне өйрәнегез, дәвалаучы табиб һәм якын туганнарыгыз, дусларыгыз белән киңәшләшегез.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев