Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кулланучыларга өстәмә хезмәтләр тагу өчен штрафлар турында законга кул куелды

Россиядә өстәмә хезмәтләр һәм товарлар таккан өчен штрафлар кертелә. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин 19 октябрьдә кул куйды. Дәүләт Думасында закон кабул итү россиялеләрне намуссыз сатучылардан һәм артык чыгымнардан өстәмә рәвештә яклаячак дип саныйлар.

Яңа закон товарларны һәм хезмәтләрне тагу өчен генә түгел, ә кулланучының шикаятен караудан нигезсез баш тарту өчен дә җаваплылыкны күздә тота.

Өстәмә товарлар, эшләр яки хезмәтләр таккан өчен вазыйфаи затларга аерым түләү өчен 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр, ә юридик затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салыначак. Сүз законга каршы килеп, килешү төзегәнче кулланучыга төп товарлар, эшләр яки хезмәтләр сатып алганда өстәмә товарлар сатып алырга яки башка килешүләр төзергә кирәк дигән ситуацияләр турында бара; килешүдә төп товарларны, эшләрне яки хезмәтләрне сатып алу өстәмә товарларны мәҗбүри сатып алу белән бәйле.

Яңалык мәҗбүри иминият килешүләрен төзегәндә кулланылмаячак. Шулай ук кулланучының хокукларын бозу белән бәйле таләпләрен нигезсез рәвештә кире кагу яки караудан качу өчен җаваплылыкка тартылачак. Вазифаи затлар өчен штраф 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь
инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев