Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кунакта – ЮХИДИ хезмәткәрләре

Без, 18 укучы, Меңнәр мәктәбе яны лагерында ял итәбез. 9 июнь көнне бездә кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Чөнки кунакка ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә апа Сәетова һәм пропаганда җитәкчесе Илдус абый Имамразиев килде. 18 майдан 18 июньгә кадәр Бөтенроссия "Игътибар, балалар!" акциясе бара икән. Алар шушы айлык кысаларында балалар...

Без, 18 укучы, Меңнәр мәктәбе яны лагерында ял итәбез. 9 июнь көнне бездә кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Чөнки кунакка ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә апа Сәетова һәм пропаганда җитәкчесе Илдус абый Имамразиев килде. 18 майдан 18 июньгә кадәр Бөтенроссия "Игътибар, балалар!" акциясе бара икән. Алар шушы айлык кысаларында балалар арасында пропаганда эше алып баралар. Илдус абый безгә юлда сак йөрергә, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Ә Рәсимә апа "Без юлда йөрү кагыйдәләрен беләбезме?"дигән темага КВН уздырды. КВНда без өч командага бүленеп ярыштык. Бу ярышта дәресләрдә алган белемнәребез ярдәм итте. Кроссворд чиштек, киселгән юл билгеләрен төзедек, аларны таныдык. Төрле сорауларга җаваплар бирдек. Уен ахырында йомгак ясалып җиңүче команда билгеләнде. Камалов Данис "Иң актив укучы" исемен алды. Һәр командага бүләкләр бирелде. Беребез дә бүләксез калмадык. Без кунакларга рәхмәт әйтеп, озатып калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев