Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Куркыныч йөртү” – канун бозу

Россиядә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. "Куркыныч йөртү" ("опасное вождение") - хокук бозуның яңа төре нәкъ шулай атала. Әйтергә кирәк, документ инде берничә тапкыр кабат карауга җибәрелгән булган. Ләкин, нәтиҗәдә, кабул ителгән. Хәзер инде "куркыныч йөртү" төшенчәсен рәсми рәвештә билгеләгәннәр. Куркыныч йөртү - ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган бер...

Россиядә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. "Куркыныч йөртү" ("опасное вождение") - хокук бозуның яңа төре нәкъ шулай атала. Әйтергә кирәк, документ инде берничә тапкыр кабат карауга җибәрелгән булган. Ләкин, нәтиҗәдә, кабул ителгән.
Хәзер инде "куркыныч йөртү" төшенчәсен рәсми рәвештә билгеләгәннәр. Куркыныч йөртү - ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган бер яки бер-бер артлы берничә гамәл кылу.
Аларга:
- башка полосага күчкәндә, өстенлекле булган транспорт чарасына юл бирмәү;
- бөтен юл полосалары тыгыз булганда, интенсив хәрәкәт вакытында икенче полосага күчү (моңа сул, уң якка борылганда, борылганда, тукталыш ясаганда, нинди дә булса киртәләрне урап узу керми);
- алда бара торган транспорт чарасы белән үзеңнең машинаң арасында куркынычсыз дистанцияне саклап бармау;
- яндагы интервалны сакламау;
- бернәрсә дә булмаган килеш кинәт кенә тормозга басу;
- башка транспорт чарасына узып китәргә комачаулау (әгәр бу гамәлләр үлемгә яки кешеләрнең яралануына, транспорт чараларына, корылмаларга, йөкләргә зарар китерә торган яки башка төрле материаль зыян китергән очракны барлыкка китерсә).
Шунысы да бар: әлегә машинаны куркыныч итеп йөрткән кешеләрне нинди җәза бирәчәкләре билгеле түгел. Хокук бозучыларны кем һәм ничек теркәп барыр? Машина йөртүченең, чыннан да, узып китүе яки юл бирмәвен ничек дәлилләргә? Куркынычсыз араны ничек билгеләрләр? Бу сорауларга әлегә кагыйдәне гамәлгә кертүчеләр тарафыннан да, хокук саклаучылар тарафыннан да ачык җавап юк.
Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карала. Тик бу юлы аларның күпме буласы да билгесез. Бу "табышмак"ка җавапны Россия Дәүләт Думасы депутатларының яңа чакырылышы җавап табарга тиеш. Моңа кадәр ЮХИДИ вәкилләре машиналарын куркыныч йөртүчеләрне 5 мең сумнан башлап штраф салып, хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга да тәкъдим ителгән иде.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/haerle-yul/item/58692-"kurkyinyich-yөrtү"---kanun-bozu.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев