Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Куркынычсызлык кагыйдәләренә битараф калмыйк

Яз - янгын куркынычсызлыгы өчен иң киеренке чорларның берсе. Аеруча авыл җирлегендә. Беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында фиҗигаләр кабатланып килә. Ел башыннан республика буенча 506 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 52 кеше зыян күргән. 50 кеше ут тозагында һәлак булган, 684 кеше коткарылган....

Яз - янгын куркынычсызлыгы өчен иң киеренке чорларның берсе. Аеруча авыл җирлегендә. Беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында фиҗигаләр кабатланып килә.
Ел башыннан республика буенча 506 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 52 кеше зыян күргән. 50 кеше ут тозагында һәлак булган, 684 кеше коткарылган. Март аеның тәүге көннәрендә үк 35 янгын 5 кешенең гомерен өзгән.
Бәлә сорап килми. Янгыннар күпчелек очракта саксызлыктан, төп кагыйдәләрне үтәмгәнлектән килеп чыга. Аның сәбәпчеләре шактый- төзек булмаган электр җиһазларын куллану, үз белдеклек белән электр үткәргечләрен монтажлау, мичләрнең, морҗаларның төзек булмавы, артык кызуы, корымнан чистартылмавы, ачык ут белән шаяру һәм башкалар. Җир кардан арынгач бакча эшләре башланып китә. Күпчелек янгыннарның саны нәкъ шушы чорга туры килә. Чүп яндырам дип каралты-курасыз, түбәсез калганнар шактый.
Иминлегебез үзебезнең кулда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев