Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Куркыныч кеше үтерүчене эзлиләр- губернатор мәгълүмат өчен 1 миллион вәгъдә итә

Оренбург өлкәсендә 3 студент кызны вәхшиләрчә үтергәннәр.

               Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер Гай шәһәрендә медицина колледжының өч студентын үтергән җинаятьче турындагы мәгълүмат өчен 1 миллион сум күләмендә бүләк вәгъдә итә.

               Губернатор 30 сентябрьдә Гайда өч җанны кыйган җинаятьче турындагы мәгълүмат өчен 1 миллион сум күләмендә бүләк билгеләү турында Карар кабул итте. Гайда өч кызны үтерүгә катнашы булган, җинаять ачуга һәм гаепле шәхесне ачыклауга ярдәм итүче затлар турында теләсә нинди мәгълүмат өчен биреләчәк, - дип яза губернатор инстаграм битендә.
               Аның сүзләренчә, кешеләр берләшергә һәм тикшерүгә ярдәм итәргә тиеш. "Куркыныч җинаять ачылырга тиеш, шуңа күрә мәгълүматларга ия булган һәр кеше ярдәм итә ала", - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев