Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Легаль булмаган мигрантлар күренмиме?

ТР буенча ЭЭМ Актаныш эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе тарафыннан оештырылучы "Легаль булмаган мигрант" операциясе мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затлар арасында җинаятьчелекне булдырмауның нәтиҗәле ысулларыннан санала. Республикабызда 20 марттан 29 мартка кадәр аның беренче этабы бара. Монда районыбызда яшәүче 200дән артык чит ил кешесенең документлары, яшәү-эш урыннары, чит...

ТР буенча ЭЭМ Актаныш эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе тарафыннан оештырылучы "Легаль булмаган мигрант" операциясе мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затлар арасында җинаятьчелекне булдырмауның нәтиҗәле ысулларыннан санала.
Республикабызда 20 марттан 29 мартка кадәр аның беренче этабы бара. Монда районыбызда яшәүче 200дән артык чит ил кешесенең документлары, яшәү-эш урыннары, чит ил гражданнары хезмәтеннән файдаланучы эш бирүчеләр тикшерелә. Бүгенге көнгә административ хокук бозуның 4 очрагы ачыкланып, беркетмә төзелде, дип хәбәр итте безгә район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе башлыгы Эльвира Гарипова. Өч беркетмә безгә килеп урнашкан мигрантларның теркәлү урыны буенча яшәмәвенә бәйле, тагын бер беркетмә, башка адреста пропискада булуга карамастан, чит ил гражданын үзенә өйдәш итеп керткән райондашыбызга карата төзелеп, аңа 2 мең сум күләмендә штраф салынган.
Чит ил гражданы 7 көн эчендә пропискага керергә һәм эшләү өчен патент алырга тиеш. 3 ай эчендә патент ала алмый икән, үз ватанына кайтып китә. Һәм һәр өч ай саен прописканы һәм патентны озынайтып тору зарур. Документлары тәртиптә булмаган, оешмаларга кереп җимеш, арзанлы кием-салым я башка кирәк-ярак сатып йөрүче чит ил вәкилләре турында, райондашлар, 02 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев