Актаныш

Мартта нинди үзгәрешләр көтелә? Иң сөенечлесе – авылда яшәүчеләргә басу-кырларда йорт салырга рөхсәт ителә

Корал әйләнешенә контрольлек көчәйтелә, хезмәтне саклау өлкәсендә закон яңартыла, авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдә йортлар төзү мөмкинлеге ачыла.

 

 

Корал турында

“Корал турында” һәм “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” законның яңа нигезләмәләре үз көченә керә. Алар корал әйләнешенә контрольлекне көчәйтүгә, шул исәптән сәламәтлегендә тайпылышлары булган кешеләр (медицина каршы килүләренә ия булучылар) өчен корал сату һәм йөртүне чикләүгә юнәлдерелгән. Медицина каршы килүләре исемлеген Хөкүмәт раслаячак.

Эш урынында иминлек көчәйтелә

Хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген кайгырту көчәйтелә. Хәзер эш урынында хәтәр килеп чыгу ихтималы даими өйрәнеп торылырга, хезмәткәрләргә бу хакта вакытында белдерелергә һәм мондый очракларда эш туктатып торылырга тиеш. Шул ук вакытта производство тик торган вакытта эш урыны да, хезмәт хакы да сакланып кала. Моннан тыш эш бирүчеләрнең үз производствосында, җайланмалар һәм приборлардан файдаланып, хезмәт законы нормалары үтәлүе-үтәлмәвен мөстәкыйль бәяләү хокукы барлыкка килә.
Хезмәткәрләр исә, үз чиратында, җиһазларның төзексезлеге, технологияләрнең сакланылмавы, шулай ук кешеләр өчен хәтәр хәлләр килеп чыгу куркынычы турында эш бирүчегә үзвакытында җиткерергә тиеш.

Инвалидны эшкә алырга

“Мәшгульлек турында” законның яңа статьясы үз көченә керә. Инвалидларны эшкә алуга квота билгеләү турында ул. Шулай итеп, Россия субъекты законында 200дән артыграк кеше эшли торган оешма яки предприятиедә хезмәткәрләрнең гомуми санының 2-4 проценты күләмендә квота билгеләнергә мөмкин. Ә инде 35тән 100 кешегә кадәрге хезмәт коллективында иң зур квота 3 процент тәшкил итә.

Адвокат имтихан бирә

1 марттан “Россиядә адвокат эшчәнлеге турында” законның яңа нигезләмәсе үз көченә керә. Ул бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша, адвокатларга, квалификацияләрен ачыклау өчен, электрон рәвештә язмача имтихан үткәрүне күздә тота.

Кырда йорт төзеп була

Фермерларга, гомумән, авылда яшәүчеләргә кыр-басуларда, ягъни авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдә үзләренең милкендәге җир кишәрлегендә торак төзүгә рөхсәт итәчәкләр. Ләкин шартлары бар. Беренчедән, төзелеш җир кишәрлегенең гомуми мәйданының 0,25 процентыннан артмаска, икенчедән, йортның гомуми мәйданы 500 квадрат метрдан артмаска тиеш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: