Актаныш

Машинаң газонда торса – 2000 сум, кәҗәң урамда йөрсә – 2000 сум

Белмәдемнең башы авыртмыймы? - Белмәдем, мине кисәтмәделәр дә бит... - Бер тапкыр гына булды инде... - Нигә кеше аерасыз, күршемнең малы да йөрде бит шунда... - Миңа үчләшеп шулай эшлиләр... - Беренче төркем инвалид мин, даруга да күпме кирәк, 2000 сум каян алыйм, ничек җиткерим? Районның административ комиссиясе утырышы вакытында...

Реклама

Белмәдемнең башы авыртмыймы?
- Белмәдем, мине кисәтмәделәр дә бит...
- Бер тапкыр гына булды инде...
- Нигә кеше аерасыз, күршемнең малы да йөрде бит шунда...
- Миңа үчләшеп шулай эшлиләр...
- Беренче төркем инвалид мин, даруга да күпме кирәк, 2000 сум каян алыйм, ничек җиткерим?
Районның административ комиссиясе утырышы вакытында аерым гражданнарга ачылган административ эш материалларын караганда еш әйтелә торган фикерләр бу.
Чираттагысы быелның 14 декабрендә узды. Инде менә ун көннән соң җәза төре закон көченә керде. Төзелгән беркетмәләр нигездә җиңел машиналарны йорт янындагы газонга куйган өчен иде. Һәр очрак буенча да 2000 сум күләмендә җәза төре билгеләнде. Бер үк кеше ике яки өч тапкыр эләккән икән, штраф күләме 4000, 6000 сум була.
Чынлап та, тәртип бозса да, комиссия каршына килеп басучы үзенең гаебен танырга теләми. Җиңел юл белән - электән кисәтү белән калырга ияләнгән яисә инде, акланып, башкаларга пычрак ата. Ахырдан, сөйләнә-сөйләнә булса да, ризалашып, имзасын куеп чыгып китә.
Кисәтү беткәнгә - бишбылтыр
Утырыштан соң, комиссиянең җаваплы секретаре, район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе җаваплы секретаре Гөлфия Фазлыевага мөрәҗәгать иттем, нилектән шулай бу?
- 2011 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар Кодексының 3.6 маддәсенә, ягъни җирлекләр һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ чаралар куллануга үзгәрешләр кертү турында закон кабул ителеп, ул 2 июльдә үз көченә керде. Бу нәрсә дигән сүз? Моңа кадәр төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга һәм җитәкче затларга беренче тапкыр кисәтү дә бирә ала идек. Административ чара күргәндә хокук бозучының яше, гаиләдәге балигъ булмаган балалар саны, гаиләнең кереме,хокук бозучының үз гаебен танып, башка андый гамәл кылмаячагын вәгъдә итүе, хокук бозучының сәламәтлеге буенча группада булуы һәм башкалар искә алына иде. Хәзер кабул ителгән закон таләпләре катгый: беренче тапкырда ук гражданнарга 2000 сумнан 5000 сумга, җитәкче затларга 15000 сумнан 30000 сумга, юридик затларга 55000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф каралган. Телиме-теләмиме - комиссия әгъзалары закон таләпләреннән читкә китә алмый. Безнең максат кешегә штраф салып, акча җыю түгел, ә торган җиребезне төзекләндереп, матурлап, булган матурлыкны саклап тоту, җиребезнең, елга-күлләребезнең чисталыгын тәэмин итеп, үз сәламәтлегебезне кайгырту, - диде ул, ачыклык кертеп.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 26 декабрь, 2012 102 (9745) санында
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: