Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Машинага техник карау үткәрүдә үзгәрешләр

2012 елның гыйнварыннан РФ Законнар җыелмасында транспорт чараларына техник карау үткәрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә кертелде. Билгеле булганча, быелдан техник карау Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсендә аккредитация узган техник карау үткәрүче операторлар тарафыннан башкарылачак. 2012 елга кадәр эшләгән һәрбер техник карау үткәрү станциясе дә аккредитацияне автомат рәвештә алачак. Татарстан Республикасында техник...

2012 елның гыйнварыннан РФ Законнар җыелмасында транспорт чараларына техник карау үткәрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр гамәлгә кертелде. Билгеле булганча, быелдан техник карау Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсендә аккредитация узган техник карау үткәрүче операторлар тарафыннан башкарылачак. 2012 елга кадәр эшләгән һәрбер техник карау үткәрү станциясе дә аккредитацияне автомат рәвештә алачак.
Татарстан Республикасында техник карау операторы булып "Таттехконтроль" ААҖ санала. Әлеге җәмгыятьнең техник карау үткәрү өчен тиешле техник базасы, махсус укытылган персоналы бар һәм 2007 елдан бирле бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнә.
Бу җәмгыятьнең районыбыздагы филиалы ЮХИДИ территориясендә урнашкан. Операторы Рәшит Хәбиров. Яңалыклар белән таныштыруын сорап, Рәшит Фарис улының үзенә мөрәҗәгать иттек.
Яңа үзгәрешләр нигезендә техник карауның түбәндәге тәртибе расланган:
- җиңел машиналарга (шулай ук максималь авырлыклары 3,5 тоннага кадәрле булган йөк машиналарына), мототранспорт чараларына, эшләп чыгарылган елларыннан алып кулланышка кергәннән соң беренче өч елда техник карау үткәрү мәҗбүри түгел;
- җиңел машиналар (максималь авырлыклары 3,5 тонна булган йөк машиналары), эшләп чыгарылган елларыннан алып кулланышка кергәннән соң 3 ел узып 7 елга кадәр 2 елга бер тапкыр техник карау үтәргә тиешләр;
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 гыйнвар, 2012 5 (9650) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев