Актаныш

“Майламасаң арба бармый” яки ришвәтсез яшәп буламы?

Тормыш дигәне гел без теләгәнчә генә түгел шул.Үзеңнең газиз, яраткан туган илеңнең закон тыңлаучан гражданины булырга теләсәң дә, тирә –юньдә еш кына әлеге закон бозучылар белән очрашырга, алар белән эш итәргә туры килә. Әйе, чыннан да, без телибезме юкмы, әмма тормышта һәр кеше закон калыбында яши.Чөнки законнар булмаса, безнең бөтен тормышыбыз буталчык, ямьсез, гамьсез булыр иде.

 Законнар бик күп. Тегесен эшләргә ярый, монысын ярамый! Тегесен эшләргә тиеш, ә монысын тиеш түгел! Шуңа карамастан, хезмәт урыннарыннан законсыз файдалана, ришвәт ала һәм ришвәт бирә. Минем акчам күп –нәрсә телим – шуны эшлим. Үз - үземә ышанам, чөнки миңа бернәрсә дә булмый, минем акчаларым күп нәрсәне чишә. Шул очракта  нигә  безгә хөкем һәм ниндидер законнар кирәк?  Акчаң булса, эшне майлап  чыгарга була. Юкка гына гади халык телендә: “Майламасаң арба бармый” дип  әйтмиләр. Бер сорау туа: “Күпмегә кадәр барыр бу хаксызлык, законсызлык? “  Кешеләр зур ышаныч белән хөкемдарларга, гаеплеләр җәза алсын, ә гаепсезләр иректә булсын дип мөрәҗәгать итәләр. Без чын күңелдән, безнең гадел хөкемгә ышанабыз. Кызганычка каршы, хөкем бинасының бусагасын атлап чыккач ук, без еш кына өметебезне өзәбез. Беркемнең дә гаепле буласы килми. Һәм шул вакытта һәрбер кеше шул мәсьәләне чишәр өчен ниндидер юллар эзли башлый. Еш кына бу юллар ришвәтчелеккә китерәләр.
Бүгенге көндә ришвәтчелек турында балаларга мәктәпләрдә дә өйрәтәләр, телеведение каналларыннан да бик еш күрсәтеп торалар, шулай булса да, ришвәтчелек чәчәк ата. Соңгы елларда без ришвәтчелек белән еш очраша башладык. Кая гына барсак та, ришвәт бирү һәм ришвәт алу очракларына тап буласың. Минемчә, бөтен җирдә акча төртеп, кешеләр барысын да үзләре бозып бетерделәр.
Мәсәлән, шифаханәгә барабыз, анда да кайбер табибларга тизрәк  чиратсыз эләгер өчен, әйбәтрәк дарулар белән дәвалану  максатыннан ришвәт бирәбез. Кайбер югары уку йортларына яхшы укучы балалар укырга керә алмыйлар, ә укымаган надан балалар укып чыгалар, чөнки алар ришвәт бирәләр. Һәм төрле зур урыннарга эшкә урнашалар. Анда үзләре дә ришвәтчелек белән шөгыльләнә башлыйлар, чөнки алар башта үзләре ришвәт бирә.
Ришвәтчелеккә каршы законнар да бар. Ләкин бездә халык бу ришвәтчелекне үзе булдыра. Һәрбер кеше гадел туры юлдан барса, тормышта мондый начар хәлләр бәлки булмас та иде. Бәлки ришвәтчелеккә каршы законнар “йомшак”тыр . Закон катырак булса, кешеләр бу эшкә бармаслар иде.
Бөтен дөнья бүген ришвәтчелеккә каршы көрәш алып бара. Илләр, берсе икенчесен уздырып, төрле кануннар кабул итәләр. Әнә, кытайлылар үз ришвәтчеләрен стенага терәп аталар. Ел саен меңәрләгән кеше җәзага тартыла. Ләкин, нишләптер, шушындый көчле ысул да куркытмый кешеләрне, мөмкинлек чыгу белән, җиңел акча иясе булып калырга тырыша адәм баласы. Кешенең иң кадерле булган җаны кыелу куркынычы да ришвәтчелекнең тамырын корытканы юк әле.
Безнең илебез кануннары кеше гомерен өзүгә юл куймый, әлбәттә. Көн туды исә, массакүләм мәгълүмат чаралары илебездә барган зур көрәш – ришвәтчелеккә каршы көрәш – турында хәбәр итәләр. Әле монда, әле тегендә ришвәт алу, я бирү очрагы теркәлгән икән. Ришвәт алучы гына түгел, бирүчесе дә гадел хөкем каршына баса бүген. Нәтиҗәсе генә шикләндерә, никтер... ни өченме? Үзегез уйлап карагыз: ил башында торган патшалар заманыннан ук килә торган күренеш бит ул ришвәт алу –бирү. Дөрес булса, Пётр I хөкүмәт урманнарында хезмәт куючыларга хезмәт хакы билгеләмәгән. Ни өчен? Дигән сорауга: “Эшләгән урыннары аларны туендырырга тиеш!”, - дип җавап биргән, диләр. Кызганычка каршы, тормышыбызда да шушы сүзләр яшәү алгоритмы булып китте.
Минемчә, коррупциягә каршы көрәшергә була, ләкин тамырга кадәр корыту мөмкин түгелдер. Илебездә хәзер бөтен кеше аңа бәйләнеп беткән, шуңа күрә җиңеп булмастыр. Кешеләр күп һәм төрле. Һәрвакыт ниндидер максатка ирешү өчен, үзенең нәрсәсе белән булса да корбан итәргә әзер кешеләр табылачак. Шулай ук кеше хисабына җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр дә табылып тора.
Киләчәктә барлык кешеләр дә закон тыңлаучан гражданин булыр, гаделсезлек очраклары булмас, һәм без зур ышаныч белән үз гомеребез өчен курыкмыйча яшәрбез, дип ышанасы килә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: