Актаныш

Җәмәгать судынамы, әллә районныкынамы?

Тормыш бер көенә генә барган вакытта без суд биналары яныннан әллә ни игътибар бирмичә генә үтеп китәбез. Ә авыр ситуацияләрдә калгач, ирексездән шулар ишеген кагарга туры килә. Андый вакытларда кая мөрәҗәгать итәргә? Район судынамы, әллә инде җәмәгать судынамы? Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла соң? Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, Актаныш...

Тормыш бер көенә генә барган вакытта без суд биналары яныннан әллә ни игътибар бирмичә генә үтеп китәбез. Ә авыр ситуацияләрдә калгач, ирексездән шулар ишеген кагарга туры килә. Андый вакытларда кая мөрәҗәгать итәргә? Район судынамы, әллә инде җәмәгать судынамы? Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла соң? Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, Актаныш суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Альберт Мохитовка мөрәҗәгать иттек.
- Альберт Ринатович, белгәнебезчә, районда федераль судьялар белән беррәттән, җәмәгать судьялары да бар. Гариза кайсы суд тарафыннан караласын ничек билгеләргә?
- Суд дигәч, кеше аның икесе дә бер дип уйлый. Әйтеп үтәргә кирәк, җәмәгать судьясы гражданлык эшләрен генә карамый. Шулай ук җинаять, административ эшләрне дә карый. Эшләрнең кайсы судта каралырга тиешлеге Россия Федерациясенең Гражданлык -процессуаль, Җинаять-процессуаль һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекслар белән билгеләнгән.
- Кеше кайсы җәмәгать судьясына мөрәҗәгать итәргә икәнлеген үзе сайлыймы, әллә аның үзенчәлекләре бармы?
- "Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында" ("О мировых судьях в Российской Федерации") 1998 елның 17 декабрендә чыккан 188 санлы Федераль закон нигезендә, җәмәгать судьялары эшчәнлеге суд участокларында, суд районы чикләрендә (в пределах) башкарыла. Суд участоклары бер суд участогына 15 меңнән 23 меңгә тикле халык санын кертеп билгеләнә. Шул нигездә, районда 2 суд участогы билгеләнгән. Ә аларның чикләре Татарстан Республикасының 2010 елның 31 декабрендә чыккан 120 санлы законы белән расланган.
- 1нче һәм 2нче суд участокларына кайсы җирлекләр керә?
- 1нче суд участогына - Аеш, Аккүз, Актаныш, Кәзкәй, Яңа Әлем, Иске Байсар, Иске Богады, Теләкәй һәм Чуракай авыл җирлекләре, 2нче суд участогына Актанышбаш, Әтәс, Югары Яхшый, Киров, Күҗәкә, Мәсәде, Пучы, Иске Айман, Иске Кормаш, Иске Сәфәр, Такталачык, Татар Суыксуы, Татар Ямалы, Түке, Уразай, Усы һәм Чалманарат авыл җирлекләре керә.
- Сез эшнең кайсы судта каралуы закон белән билгеләнгән дидегез. Җәмәгать судьясы нинди эшләр карый соң?
- Җәмәгать судында күп төрле эш карала. Гражданлык эшләренә килсәк, аларның күбесе гаиләдә ир белән хатын арасында килеп чыккан каршылыкка бәйле. Ул аерылышу (бала белән бәйле бәхәс булмаган очракта), 50 мең сумнан югары булмаган очракта милекне бүлү, алимент юллау эшләре, гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләреннән чыккан башка төр эшләр (ата-ана хокукын чикләү, уллыкка (кызлыкка) алу, аналыкны (аталыкны) дәгъвалау, бала белән бәйле бүтән дәгъвалардан тыш), шулай ук суд приказлары бирү буенча эшләр карала. Җинаять эшләренә килсәк - җиңел җинаятьләр, өч елга тикле ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелә торган, шәхси гаепләү эшләре карыйбыз. Һәм күп төрле административ эшләр карала. Әгәр бер гаризада җәмәгать судында һәм район судында карала торган дәгъва белдерелгән икән, мондый эш район судында каралырга тиеш.
- Җәмәгать судьяларының эшендә иң авыры дип нәрсәне билгеләр идегез?
- Иң элек психологик авырлыкны атар идем. Чөнки безнең хезмәт кешеләр һәм аларның проблемалары белән бәйле. Судка үзләренең
хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарга закон кысаларында теге яки бу карарны кабул итеп, авыр ситуациядән чыгарга ярдәм итәргә тырышабыз.
- Сез карый торган эшләр күләменә дә тукталсак...
- Участокка килүче эшләр саны елдан-ел күбәя. Чөнки халыкның юридик яктан грамоталылыгы арта, һәм алар судка ешрак мөрәҗәгать итә. 2015 елда 1нче суд участогында 734 гражданнар эше, 30 җинаять эше, 669 административ эш, 2нче суд участогында 355 гражданнар эше, 30 җинаять эше, 546 административ эш каралган. Шуңа басым ясап әйтәсе килә: карый торган эшләрнең күләме чыгарылган суд карарларының сыйфатына тәэсир итәргә тиеш түгел. Безнең төп максат шул.
- Сезнең җәмәгать судына мөрәҗәгать итү өчен нинди документлар кирәклегенә дә тукталыйк әле.
- Иң элек граждан ул эшнең җәмәгать суды компетенциясендә икәнлегенә инанырга тиеш. Шуннан билгеле формада дәгъва гаризасы языла. Дәгъва буенча участокны ачыкларга, дәүләт пошлинасы түләп, гаризаны тапшырырга кирәк. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә, аерым категория гражданнар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителәләр.
- Судка мөрәҗәгать итүчеләрнең эшләре тыныч юл (мирным путем) белән дә хәл ителәме?
- Җәмәгать судьяларының төп эш принцибы - бәхәсләшүче яклар арасында килешү булдыру. Нәтиҗәдә кайбер эшләрне тыныч юл белән дә хәл итеп була. Андый очракта якларның үзара килешүе белән судьялар тарафыннан эш туктатыла. Йомгаклап шуны әйтәм: суд юлында йөрү кешенең тынычлыгын ала торган процесс, килеп туган проблемаларны башта үзара хәл итәргә тырышырга кирәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: