Миңа ана капиталы тиешме?
— Мине ике балама ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әмма тагын бер балам бар, хәзер дүртенчесен тудырдым. Миңа ана капиталы тиешме?
— Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәндә, ата-аналар ана капиталына хокукын югалта. Эш шунда, түләү алу хокукын билгеләгәндә гариза бирүче ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән балалар исәпкә алынмый (№ 256-ФЗ Федераль законның 3 мәддәсендәге 2 өлеше).
Әмма, әгәр сез 2020 елның 1 гыйнварыннан соң 3нче һәм аннан соңгы баланы тудырсагыз, 524527 сум күләмендә (беренче балага кебек) яки 168616 сум (икенче балага кебек) ана капиталы тиеш. Түләүләр ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән балаларның гомум санына бәйле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев