Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мопедта йөрү өчен 16 яшь тулу гына җитми

16 яше тулса, йөртү таныклыгы булса гына яшүсмергә мопедта, скутерда йөрергә рөхсәт бирелә. Каска кию дә мәҗбүри. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында бу хакта кат-кат кабатладылар. Чөнки күп кенә яшүсмерләр шушы таләпләрне үтәмәгән өчен әти-әниләре белән бергә комиссия утырышына чакырылган иде. Яшүсмернең балигълык яше җитмәгәнгә күрә, административ...

16 яше тулса, йөртү таныклыгы булса гына яшүсмергә мопедта, скутерда йөрергә рөхсәт бирелә. Каска кию дә мәҗбүри. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында бу хакта кат-кат кабатладылар. Чөнки күп кенә яшүсмерләр шушы таләпләрне үтәмәгән өчен әти-әниләре белән бергә комиссия утырышына чакырылган иде.

Яшүсмернең балигълык яше җитмәгәнгә күрә, административ беркетмәләр аларның әти-әниләренә карата төзелгән. Шуңа күрә, яңа канун таләпләрен балага да, ата-анага да бердәй төшендерергә тырыштылар. Комиссия, балагызга тиешле тәрбия бирмәгәнсез, дигән нәтиҗә чыгарды, ата-аналарга кисәтү ясады.

Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр даими өстәлеп тора, алар белән вакытында танышып бару - хәзерге техника заманының төп таләбе. Урам тулып, тыз да быз килеп, машиналар чаба. Техникадан калышмыйм, дип, бар да ашыга, кабалана. Юл фаҗигаләре еш кабатланып тора. Менә шунысы нык сагайта да инде. Юлда йөрү - үзе бер фән ул. Аны белү җәяүлегә дә, руль артында утыручыга да бик кирәк. Сак булуны, уяулык күрсәтүне сорый.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ландыш Шәмсунова:

-Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белеп бетермиләр, төрле хәл булырга мөмкин. Анысы турында ата-ана ник уйланмый икән? Үзләренә матди зыян китерә-китерә, балаларына мопед, скутер алып бирәләр. Бәлки акчалары да мөмкинлек бирәдер, әмма кайгы-хәсрәт килеп чыгуы да ихтимал бит. Балалар аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләре турында һәрдаим ишетеп-күреп торабыз. Актанышта да фаҗигаләр булып тора. Баласына мопед алып биргән әти-әнине улына тиешле тәрбия бирмәүче ата-ана дип исәплим.

Шуннан да аңлашыла

- 16 яше дә тулмаган балагызга ник алдыгыз ул скутерны?

Балигъ булмаганнар комиссиясенә чакырылган һәр малайның әнисенә шундый сорау бирелде. "Үз балагыз үзегезгә кадерле түгелмени?"

Сораулар җанга тиярлек. Ә җаваплар?..

- Абыйсына алган идек...

- Аңа ничә яшь соң? Мопед белән йөрмимени?

- 18 яшь. Анысына инде машина кирәк...

Балага акчасы да жәл түгел

- Акчагыз күпмени? Мопедны ничә сумга алдыгыз?

- 36 мең сумга.

- 16 яше тулмаган улыгыз мопедта законсыз төстә йөргән өчен хокук органнары тарафыннан күрелгән чаралар ничә сумга төште?

- 9 мең сумга...

Уку йорты территориясендә тәмәке тарткан

Июнь аенда тәмәке тартуны чикләүче яңа кануннар үз көченә керде. Җәмәгать урыннарында, ресторан-кафеларда, балаларның уен мәйданчыкларында тәмәке тарткан өчен 500 сумнан 3000 сумга кадәр штраф түләтү чарасы күрелә башлады. Технология техникумы территориясе дә шушы категориягә керә. Бу хакта укытучыларга да, укучыларга да аңлату эшләре алып барыла. Әмма техникумга укырга килгән яшьләр үзләрен иреккә чыккан кебек хис итеп, бу хакта онытып җибәрәләр, ахры. Комиссия утырышында тәмәке белән эләккән малайларга гына түгел, кызларга да җавап тотарга туры килә башлады. I курсны тәмамлаучы кызларга җәмәгать урынында тәмәке тарткан өчен хокук органнары тарафыннан беркетмә төзелгән. Мондый хәл белән күзгә-күз очрашкан комиссия әгъзалары бермәл тавыш-тынсыз калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев