Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар язгы ауга күчә

Нинди генә хәйлә уйлап тапмыйлар мошенниклар. Әле күптән түгел генә район җирлегендә ике хатын-кыз үзләрен Чаллы шәһәреннән, балигъ булмаган балалар комиссиясеннән, дип таныштырып, йортларга үтеп, кайларда ялгыз өлкәннәр яши, шуның турында белешеп йөрделәр. Аларның эш тәртибе: бер йортка керәләр, без шундый-шундый кешегә карата материал җыябыз (ул кешенең исем-фамилиясе уйлап чыгарылган),...

Нинди генә хәйлә уйлап тапмыйлар мошенниклар. Әле күптән түгел генә район җирлегендә ике хатын-кыз үзләрен Чаллы шәһәреннән, балигъ булмаган балалар комиссиясеннән, дип таныштырып, йортларга үтеп, кайларда ялгыз өлкәннәр яши, шуның турында белешеп йөрделәр. Аларның эш тәртибе: бер йортка керәләр, без шундый-шундый кешегә карата материал җыябыз (ул кешенең исем-фамилиясе уйлап чыгарылган), күршеләрегез кемнәр, башка төрле шундый сораулар белән мәгълүмат җыялар. Максатлары - кайларда ялгыз өлкәннәрнең яшәвен ачыклау. Соңыннан "очсызга" гына товар сату, Җиңү бәйрәме ташламалары һәм башкалар. Хөрмәтле газета укучылар, кемнеңдер кушуы буенча акча күчергәнче (төрмәдән алып калам, башка күңелсезлекләрдән саклыйм, диючеләргә), йортка таныш булмаганнарны үткәргәнче, күзеңә багып, чир тагып, акча сораучыларга һәм башка хәйләләргә ышанмагыз. Мондый хәлләр килеп чыкканда, шикле кешеләрнең киемнәрен, билгеләрен, машина номерын, төсен истә калдырыгыз. Акча кемне дә ялгыштырырга мөмкин, ятьмәгә эләгә күрмәгез. Безнен телефоннар: 02, 3-04-02.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев