Актаныш

Мәрхүмнәрне җирләгәнче үлемне рәсмиләштерү шарт

Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килми. Килә, яши, китә. Мәңгелек йортка күчә. Безнең халык элек-электән үк кешене соңгы юлга озату йоласын җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Совет заманнарында да шәригать кануннары сакланып калган. Милли-дини йолалар белән беррәттән, дәүләт тарафыннан кабул ителгән кануннар да бар бит әле. Әлеге язмам шулар хакында. - Мәрхүм...

Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килми. Килә, яши, китә. Мәңгелек йортка күчә.
Безнең халык элек-электән үк кешене соңгы юлга озату йоласын җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Совет заманнарында да шәригать кануннары сакланып калган.
Милли-дини йолалар белән беррәттән, дәүләт тарафыннан кабул ителгән кануннар да бар бит әле. Әлеге язмам шулар хакында.
- Мәрхүм булган кешенең якыннары кайгы-хәсрәттән югалып калырга мөмкиннәр. Дәүләт кануннары нигезендә, алар иң әүвәл кемгә хәбәр итәргә тиешләр?
Әлеге сорауга район башлыгы урынбасары Илфак Бариевның җавабы шундый:
- Кеше мәрхүм булган икән, якыннары иң беренче чиратта авыл башлыгына хәбәр итәргә бурычлы. Шулай ук полициягә хәбәр бирү дә зарури. Чөнки криминал юклыкны дәлилләүче белешмә кирәк була. Һәм, әлбәттә, табиб белешмәсе алына. Моның өчен, билгеле инде, тиз арада табибка (дәвалаучы табиб яисә авылдагы фельдшер) хәбәр җиткерелә.
- Җирләү кайгыртучанлыгын күрү өчен зират хуҗаларын да, беренче чиратта, хәбәрдарлыкка кую кирәктер?
- Ләкин шунысын да онытмасыннар иде: үлү турында таныклык булмаса, зиратта җирләү рөхсәт ителми.
- Үлемне теркәү турындагы кануннар белән якыннанрак аңлатмассызмы?
Әлеге сорау районның гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиевага юнәлдерелде.
- Безнең ЗАГС бүлеге дә, шул ук вакытта районның барлык авыл җирлекләре дә тууны, үлемне, язылышуны, аерылышуны, баланың әтисен билгеләүне терки. Шуңа күрә, ерак ара үтеп, ЗАГС бүлеген эзләп тапканчы, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итеп тә шушы эшләрне рәсмиләштерергә була. Хәзерге көндә безне иң борчыган мәсьәлә - үлем теркәү факты. Үлем-китем булган очракта иң башта нишләргә кирәген авылларда һәм район үзәгендә яшәүчеләр бик белеп бетермиләр дияр идем. Кайгылы чакта үз-үзеңне кулда тоту кыен. Бу вакытта күршеләре, авылдашлары ярдәмгә килсеннәр иде.
Кеше мәрхүм булса, аның үлемен теркәү өчен башта белешмә алына. Табиб биргән белешмә белән тизентен рәвештә авыл җирлеге Советына барып, үлүне рәсмиләштерергә, таныклык алырга кирәк. Бу эшләрне зиратта җирләгәнче башкару зарур.
- Читкә китеп, яисә читтән кайтып мәрхүм булучылар бар, бу очракта кайсы авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәләр?
- Пропискасы буенча кайда теркәлгән - шунда. Әгәр ниндидер сәбәпләр (авырган, укырга киткән һ.б.) аркасында авыл җирлегендә эшләүчеләр бу көнне урында юк икән, ЗАГС бүлегенә килсеннәр.. Закон буенча, үлем прописка буенча, якыннарының яшәгән җире буенча теркәлә. Хастаханә, авыл җирлекләре һәм ЗАГС бүлеге арасында элемтәләр урнаштырылды. Таныклык бирү буенча беркайда да каршылык күрсәтелергә тиеш түгел. Шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәре дип икеләнеп тормаска кирәк. Закон буенча да таныклык бирүнең вакыты тар: үлем 3 көндә теркәлергә тиеш.
- Башта җирләп, аннары гына белешмә артыннан йөрү нинди кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин?
- Шундый аңлашылмаучылык күптән түгел Суыксуда килеп чыкты. Мәрхүмне җирләгәннәр, авыл башлыгы белми калган. Зиратта җирләгәннән соң гына, үлем турында белешмә сорап, хастаханәгә барганнар. Бу очракта хастаханә, җаваплылыкны үз өстенә алып, документ бирә алмый. Табиб белешмәсе булмый торып, авыл җирлегенең дә үлем турында таныклыкны бирергә вәкаләте юк. Варисларына икеләтә-өчләтә авырга туры киләчәк. Чөнки әлеге таныклык юк икән, аның мөлкәте, банклардагы акчасы дәүләткә калачак, дигән сүз.
Күптән түгел тагын бер очрак булды. Туганнары мәрхүм булган якыннарын Казаннан Түкегә алып кайтып, зиратта җирләгәннәр. Шулай ук үлем турындагы таныклыкны тикшереп тормаганнар. Бу да аның туганнары өчен олы мәшәкатьләр китереп чыгарды.
Болардан чыгып, зират хуҗаларына мөрәҗәгать итәсем килә: үлү турында белешмә яки таныклыгы барлыгын тикшермичә, җирләргә рөхсәт бирмәсеннәр иде.
Тормышыбыз шулай корылган: кайгы һәркемгә дә килә, мондый чакта Аллаһы тәгалә сабырлык бирсен, һәм дәүләт тарафыннан кабул ителгән кануннар барлыгын да онытырга ярамый.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: