Актаныш

Мөслимдә Ык елгасында баткан үсмерне эзләү дәвам итә

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Ык елгасында 14 яшьлек малайның батуы турындагы хәбәр кичә көндез килгән. Урынга коткаручылар юл тоткан. Алар 600 квадрат метр мәйданда су төбен җентекләп тикшергән, шулай ук елга акваториясен күз уңыннан үткәргән, әмма яшүсмерне таба алмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнлә эзләү эшләре туктатылган. Бүген иртән коткаручылар үсмерне янә эзли башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы кичә көндез Мөслимдә, Ык елгасында 14 яшьлек малайның батуы хакында хәбәр иткән иде. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-07-2021/m-slimd-yk-elgasynda-batkan-smerne-ezl-d-vam-it-5831106

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: