Актаныш

Нефтьчеләрнең торбаларына кул сузган ир-атны тоткарлаганнар

Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.

      Узган елның февралендә Азнакайда яшәүче ир-ат экскаватор белән "Азнакайнефть" компаниясенең 150 мең сумлык торбаларын сүтеп ала. Ләкин, аларны сата алмый калган. Сак оешмасы хезмәткәрләре җиңел юл белән баерга теләүчеләрне вакытында туктата.

          Урлау омтылышы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу кеше үзен гаепсез дип саный. Закон тарафдарлары аны 7000 сум штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: