Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Оешма-предприятие, учреждениеләрдә кылынган җинаятьләр исемлеге

Оешма-предприятие, учреждениеләрдә кылынган җинаятьләр: - 16 гыйнвар көнне "Стоматолог" оешмасы компьютерына файл-документларның шифрлануы турында хәбәр килә. Явыз ниятлеләртөзекләндерү өчен 28 мең сум акча сорыйлар. - 28 январь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә эшләүчегә, сугып, тән җәрәхәте ясыйлар. - 6 февраль көнне Актаныш техникумы территориясендә 1997 елгыТакталачык һәм Уразай авылы егетләре, 1999...

Оешма-предприятие, учреждениеләрдә кылынган җинаятьләр:
- 16 гыйнвар көнне "Стоматолог" оешмасы компьютерына файл-документларның шифрлануы турында хәбәр килә. Явыз ниятлеләртөзекләндерү өчен 28 мең сум акча сорыйлар.
- 28 январь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә эшләүчегә, сугып, тән җәрәхәте ясыйлар.
- 6 февраль көнне Актаныш техникумы территориясендә 1997 елгыТакталачык һәм Уразай авылы егетләре, 1999 елгы гражданга сугып, тән җәрәхәте ясыйлар.
- 15-17 март көннәрендә билгесез кешеләр Татар Ямалы авылы янындагы "Нептун" оешмасыннан 14 данә ятьмә урлыйлар. Зыян - 67 мең 200 сум.
- 3 март көнне Татар Суыксуы авылы янындагы бораулау участогындагы цистернадан дизель ягулыгы урлыйлар. Эш барышында урлаучы ачыкланды. Зыян - 267 мең 203 сум.
- 14 мартка каршы төндә Актаныштагы сугым цех территориясеннән Газель автомашинасын урлыйлар.
- 2-3 апрель көннәрендә Татар Суыксуы авылы янындагы скважина территориясеннән кирәк-яраклар урлана.
- 9 мартка каршы төндә Олыимәннең почта элемтәсе пуктындаянгын чыга. 106 мең 946 сум зыян килә.
-12 апрель көнне Актаныш техникумының уку кабинетында балигъ булмаган баланың "Самсунг" маркалы кәрәзле телефоны югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев