Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсияләр буенча 5 яңалык. Кемнәрнеке күтәрелә?

2022 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе эшендә яңалыклар аз түгел. Аларның бишесен тәкъдим итәбез.

                     «Бездә яңалыклар күп, төп яңалыкларны атыйм. Банкрот дип танылган пенсионерлар пенсиядән акча тотып калудан азат ителәчәк. Икенче яңалык — пенсия алуның проактив яки алдан гариза тапшырмыйча рәсмиләштерү исемлеге киңәйтеләчәк», — дип сөйләде «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

                        «Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эштән мәхрүм калган һәм яңасын таба алмаган, шул ук вакытта аларга пенсия яшенә кадәр берничә ел калган гражданнар өчен вакытыннан алда пенсияләр билгеләү буенча тәкъдимнәрен үзләре кертергә тиеш булачак. Шул ук туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 80 яшькә җиткән кешеләргә пенсия белән тәэмин итүнең иң отышлы варианты сайлап алыначак. Ул — туендыручыны югалту буенча иминият пенсиясе яки картлык буенча иминият пенсиясе», — диде ул.

Реклама


             Спикер сүзләренчә, «тагын бер яхшы яңалык — бу елдан авыл өстәмәсен алган гражданнар шәһәргә күчкәндә аннан мәхрүм булмаячак». Киләсе яңалык пенсияләрне илтеп җиткерүгә кагыла. Пенсионер пенсиясен почтада алмаган очракта, аңа банк счетына күчерүне сорый алачак. Бу операция почта аша акча алырга теләүчеләр өчен гамәлдә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев