Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция гипнозга бирешми!

30 август көнне көпә-көндез 10-11 сәгатьләр тирәсендә Актанышның 10 нчы йортында яшәүче 87 яшьлек әбиемне өч чегән хатыны талап чыгып киткән. Башта эчәргә су сораган булып кыланганнар, аннары әбинең бармакларындагы йөзекләрен салдырырга тотынганнар. Икесе әбине гипнозлап, әпсен-төпсен укыган арада, өченчесе әнинең яшереп куйган 20 мең сум акчасын алып чыгып киткәннәр....

30 август көнне көпә-көндез 10-11 сәгатьләр тирәсендә Актанышның 10 нчы йортында яшәүче 87 яшьлек әбиемне өч чегән хатыны талап чыгып киткән.
Башта эчәргә су сораган булып кыланганнар, аннары әбинең бармакларындагы йөзекләрен салдырырга тотынганнар. Икесе әбине гипнозлап, әпсен-төпсен укыган арада, өченчесе әнинең яшереп куйган 20 мең сум акчасын алып чыгып киткәннәр. Әле ярый әби өлкән яшьтә булса да, миңа шалтыратты. Ул вакытта әни дә, мин дә эштә. Әнигә полициядә эшләгән капитан Гаяз Мусин бик нык ярдәм итте.
Әни полиция бүлегенә барып, булган хәлне сөйләп биргән. Анда кизү торучылар тиз арада оперативникларга хәбәр иткәннәр. Шулай итеп, теге бәдбәхетләрне Байсар янында кизү торучы Минзәләнең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сакчылары кулга алганнар. Аларга Пучыдагы трассада кизү торучы полиция хезмәткәрләре хәбәр иткән булган. Әбиләрне гипноз алса да, безнең полиция хезмәткәрләре гипнозга гына бирешми икән шул. Әбигә урланган әйберләрен кайтарып бирделәр.
Бу очракта үзебезне дә гаепле дияргә була инде. Югыйсә полиция өлкән лейтенанты Рушат Сәрвәров Актанышта участок вәкиле булып эшләгәндә үзенә бирелгән участокта яшәгән өлкәннәрнең фатирларына кереп, башта хәлләрен белеп, аннан соң чит кешеләргә ишек ачмаска, алар белән ничек сөйләшергә икәнен аңлатып, онытмас өчен шул темага язылган бәләкәй китапчыклар, үзенең һәм Актаныш полиция бүлегенең телефон номеры язылган визиткаларын калдырган иде. Хәзер Рушат Пучыда участок вәкиле булып эшли. Ни эшлисең бит, безнең халык кешеләргә миһербанлы, ярдәмчел шул. Мондый хәлдән соң өлкән яшьтәге кешеләргә дә, яшьрәкләргә дә таныш түгел кешеләр белән сак булырга кирәктер.
Әле ярый да тәртип сагында хезмәт итүчеләр уяу булып чыктылар. Һәрвакыт шулай булсыннар. Аларга әбием Мәймүнә Гарипова, әнием Розалия Насырова һәм үземнең исемнән чын күңелдән әйткән рәхмәтләребезне газета битләрендә дә чыгарсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев