Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция ярдәм итте

23 ноябрь көнне, күзлек сатып алу ниятеннән, иртәнге автобус белән Актанышка төшкән идем. КБОдан күзлек сатып алып, базарда йөргәннән соң, сәгать 10нар тирәсендә автовокзалга кереп утырдым. Кулда пакет. Төнлә аз йоклау сәбәпле, йокымсырап киткәнмен. Уянып китеп, күземне ачсам - кулдагы пакет юк. Төшеп киткәндер дип, тирә-якны карап чыктым. Юк инде....

23 ноябрь көнне, күзлек сатып алу ниятеннән, иртәнге автобус белән Актанышка төшкән идем. КБОдан күзлек сатып алып, базарда йөргәннән соң, сәгать 10нар тирәсендә автовокзалга кереп утырдым. Кулда пакет. Төнлә аз йоклау сәбәпле, йокымсырап киткәнмен. Уянып китеп, күземне ачсам - кулдагы пакет юк. Төшеп киткәндер дип, тирә-якны карап чыктым. Юк инде. Вокзал эчендәге кешеләргә игътибар иттем. Карасам, аяк киеме ремонтлый торган мастерской янында полиция хезмәткәре Фәһим Әнвәров кем беләндер сөйләшеп тора. Мөрәҗәгать иттем. Ул миңа:

- Полиция участогына барып заявление яза тор! Хәзер үзем дә шунда килеп җитәрмен,- диде.

Гариза язарга да өлгермәдем, минем пакет, эчендәге әйберләре белән каракны тотып та алып килде ул. Мин Ф.Әнвәровка, полиция хезмәткәрләренә тиз арада әйберләремне табып биргән өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Алар булмаса, кеше нишләр иде икән?

И, урлауга хирыс булган, күңеле бозык кешеләр,

Реклама

Башыгызда, чәлдерәм дип, начар уйлар йөрсәләр,

Кеше әйберенә тигәнче, башта фикер йөртегез-

10 минуттан тотылам дип, күңелегезгә кертегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев