Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Права“ алуда яңа үзгәрешләр

Агымдагы елның 14 ноябрендә "Транспорт белән идарә итү хокукын кире кайтару тәртибе турында"гы дәүләт карары дөнья күрде. Аның нигезендә, транспорт белән идарә итү хокукын югалтканнарга, билгеләнгән вакыт узгач әлеге хокукны кире кайтару өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре (ПДД) буенча янә теоретик имтихан тотарга туры киләчәк. Моның өчен билгеләнгән вакыт узганын көтмәскә...

Агымдагы елның 14 ноябрендә "Транспорт белән идарә итү хокукын кире кайтару тәртибе турында"гы дәүләт карары дөнья күрде. Аның нигезендә, транспорт белән идарә итү хокукын югалтканнарга, билгеләнгән вакыт узгач әлеге хокукны кире кайтару өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре (ПДД) буенча янә теоретик имтихан тотарга туры киләчәк. Моның өчен билгеләнгән вакыт узганын көтмәскә дә мөмкин, ярты срок узгач, белемнәрне сынап карарга була. Беренче тапкырдан бирә алмаганнарга икенче имтиханга яхшы әзерлек белән килергә мөмкинлек тә бирелә.

Транспорт белән идарә итү хокукын якындагы ЮХИДИ идарәсеннән кире кайтарырга була. Әлбәттә, моның өчен иң әүвәл "права"ны алган ЮХИДИ идарәсенә, транспорт белән идарә итү хокукын билгеле бер Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә җибәрүне сорап, алдан язмача яки электрон рәвештә гариза бирү шарт. Әгәр транспорт белән идарә итү хокукын югалтуда алкоголь эчемлекләр куллану сәбәпче булса, транспорт белән идарә итү сәләтлелеген билгеләгән медицина белешмәсе кирәк.

Өр-яңадан транспорт белән идарә итү хокукын алуга кагылышлы кануннар да үзгәреш кичерде. Агымдагы елның 24 октябрендә дөнья күргән "Транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирү турында"гы хөкүмәт карары нигезендә, үзлегеннән әзерләнгәннәр имтихан бирә алмаячак. Моның өчен махсус мәктәпләрдә профессиональ белем алу шарт. Имтиханнар шулай ук 3 бүлектән торачак: теория, беренчел автомобиль белән идарә итү осталыгы, юл хәрәкәте шартларында идарә итү. Шушы сынауларның берсен генә булса да 3 тапкыр һәм аннан артыграк уза алмаганнар имтиханга 30 көн узгач кына килә ала. Элегрәк теоретик имтиханда алган билге 3 ай дәвамында үз көчендә кала иде, канундагы үзгәрешләр нигезендә, әлеге вакыт кысалары 6 айга кадәр арттырылды. Имтихан алучыларга кагылышлы таләпләр дә катгыйланды: минималь яшь - 25 (элек 23 иде), югары белем (элек урта белем дә ярый иде), транспорт белән идарә итү стажы 5 елдан ким булмаска (элек - 3 ел) һәм имтихан кабул иткән категорияләр буенча транспорт белән идарә итү хокукына ия булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев