Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура хәбәр итә

Актаныш район прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе, 4 нче өлеше (кеше сәламәтлегенә зур зыян салу, саксызлык аркасында аның үлемгә китерүе) һәм 132 нче маддә, 1 нче өлеше (зыян күрүчегә көч кулланып, җенси характердагы гамәлләр кылу) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 2017 елның 22 июнендә төнге сәгать 10нан...

Актаныш район прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе, 4 нче өлеше (кеше сәламәтлегенә зур зыян салу, саксызлык аркасында аның үлемгә китерүе) һәм 132 нче маддә, 1 нче өлеше (зыян күрүчегә көч кулланып, җенси характердагы гамәлләр кылу) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
2017 елның 22 июнендә төнге сәгать 10нан алып 23 июнь 11 сәгатькә кадәр Пучы авылында яшәүче Г., үз өендә, эчкән хәлдә 68 яшьлек Ш.га карата көч кулланып, җенси гамәлләр кыла. Сугулар аркасында Ш. аңа ныклы каршылык күрсәтә алмый. Г. кул астындагы предметлар белән сугып, Ш.ның тәненә авыр зыян сала. Нәтиҗәдә, Ш. медицина учреждениесендә җан тәслим кыла.
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Район суды 22 сентябрь көнне аны гаепле, дип тапты һәм аның шәхесен, йомшартучы һәм хәлен авырайтучы шартларны исәпкә алып, кырыс режимлы колониягә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Хөкем әлегә үз көченә кермәде.
фотоның чыганагы: https://vesti22.tv/news/15-letniy-podrostok-edva-ne-pogib-v-barnaule-ot-ruk-sluchaynogo-prohozhego?qt-node_load=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев