Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура хәбәр итә

Татарстан Республикасы прокуратурасы кушуы буенча, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән берлектә Актаныш прокуратурасы "Касыймов" сөт комбинаты" ҖЧҖ (Киров авылы) һәм "Транснефть-Прикамье" АҖ Әлмәт район нефть үткәрү идарәсенең "Агыйдел" нефть суырту станциясе (Мәсәде авылы) җитештерү объектларында террорчылыкка каршы эшчәнлек һәм сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. "Касыймов" сөт комбинаты -...

Татарстан Республикасы прокуратурасы кушуы буенча, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән берлектә Актаныш прокуратурасы "Касыймов" сөт комбинаты" ҖЧҖ (Киров авылы) һәм "Транснефть-Прикамье" АҖ Әлмәт район нефть үткәрү идарәсенең "Агыйдел" нефть суырту станциясе (Мәсәде авылы) җитештерү объектларында террорчылыкка каршы эшчәнлек һәм сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
"Касыймов" сөт комбинаты - III, "Агыйдел" нефть суырту станциясе II класс хәвефле объектлар сафына керә. Аларда террорчылык акты кылу өчен шартлар бар.
Тикшерү барышында ике объектта да закон бозу очраклары ачыкланды.
Предприятие җитәкчеләренә тәртип бозу фактларын бетерү һәм гаепле затларны дисциплина җаваплылыгына тарту турында гариза кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев