Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура хәбәр итә

Актаныш прокуратурасына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте (ГАҖ) һәм "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ тарафыннан хокуклары бозылу турында 67 яшьлек гражданка мөрәҗәгать итте. 2002 елдан ул "Татфондбанк" ГАҖ кертемчесе булып тора. Соңрак акчаларын "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ хисабына ышаныч идарәсенә күчерә. Әмма бу күчеш вакытында финанс ягыннан хәвеф-хәтәр булу мөмкинлеге,...

Актаныш прокуратурасына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте (ГАҖ) һәм "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ тарафыннан хокуклары бозылу турында 67 яшьлек гражданка мөрәҗәгать итте.
2002 елдан ул "Татфондбанк" ГАҖ кертемчесе булып тора. Соңрак акчаларын "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ хисабына ышаныч идарәсенә күчерә. Әмма бу күчеш вакытында финанс ягыннан хәвеф-хәтәр булу мөмкинлеге, "Татфондбанк" ГАҖ облигацияләрен капитал итеп салу мөмкинлеге турында банк өлкән ханымны кисәтми. Йөрәге авыру, саулыгы чамалы булу сәбәпле, зыян күрүче ханым документларны үзе укый алмый, банк хезмәткәренә ышана.
Канун буенча, ялгыш фикер тәэсирендә төзелгән килешү суд тарафыннан дөрес түгел, дип табыла ала. Зыян күрүченең хокукларын яклау максатында район прокуратурасы Казан шәһәренең Вахитов район судына райондашыбызның "Татфондбанк" ГАҖ һәм "ТФБ Финанс" инвестицион компаниясе" ААҖ арасында төзелгән килешүләрне дөрес түгел, дип табуларын, зыян күрүченең акчаларын аның "Татфондбанк" ГАҖдагы хисабына күчерүен, аны "Татфондбанк" ГАҖ кертемчесе итеп тануларын һәм Россия Банкы куйган тәртип буенча бурычлылар реестрына кертүне таләп иткән дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев