Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура хәбәр итә

Шәхси эшмәкәр Р.Әхмировка карата, 1 санлы участок җәмәгать хөкемдары тарафыннан, шушы елның 23 мартында, административ хокук бозуда гаепләнеп, 20 мең сум күләмендә штраф салына. Әхмиров муниципаль милеккә караган, торак булмаган фонд объектын тиешле документларсыз куллануда (КоАП 4.4.маддәсе, 2 өлеше) гаепләнә. РФ КоАП 3.4 маддәсе 2,3 өлешләре буенча, административ хокук бозу...

Шәхси эшмәкәр Р.Әхмировка карата, 1 санлы участок җәмәгать хөкемдары тарафыннан, шушы елның 23 мартында, административ хокук бозуда гаепләнеп, 20 мең сум күләмендә штраф салына. Әхмиров муниципаль милеккә караган, торак булмаган фонд объектын тиешле документларсыз куллануда (КоАП 4.4.маддәсе, 2 өлеше) гаепләнә.
РФ КоАП 3.4 маддәсе 2,3 өлешләре буенча, административ хокук бозу беренче мәртәбә ясалган һәм кешеләргә, якын-тирәгә зыян китермәгән булса, гаеплегә кисәтү ясала.
Чын кодексның 4.1.1.маддәсе, 3.4 маддәсенең 2 өлеше һәм РФ КоАП 4.4.1 маддәсе, 1 өлеше буенча, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, беренче мәртәбә кылынган административ хокук бозу очрагы өчен штраф җәзасы кисәтүгә алыштырыла.
Материаллардан күренгәнчә, Р.Әхмировның мондый тәртип бозу очрагы беренче тапкыр, ул беркемгә һәм бернәрсәгә дә зыян китермәгән, шулай ук, милеккә дә зыян салмаган. Район прокуратурасы Актаныш район судына 1 санлы участок җәмәгать судьясы гаризасын гамәлдән чыгару, бу тәртип бозу очрагын тиешенчә карауны таләп итеп, протест тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев