Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура хәбәр итә

2013 елның 23 февралендә кабул ителгән 15 санлы федераль канун нигезендә, белем бирү учреждениеләреннән 100 метрдан да якынрак урнашкан кибетләрдә тәмәке продукциясен сату катгый тыела. Актаныш прокуратурасы әлеге канунның үтәлешен тикшергәндә, Актанышның 2нче мәктәбе янында урнашкан "Океан" кибетендә сатуга куелган тәмәке продукциясе барлыгы ачыкланды. Тикшерү барышында "Үзәк" ҖЧҖ директорына әлеге...

2013 елның 23 февралендә кабул ителгән 15 санлы федераль канун нигезендә, белем бирү учреждениеләреннән 100 метрдан да якынрак урнашкан кибетләрдә тәмәке продукциясен сату катгый тыела. Актаныш прокуратурасы әлеге канунның үтәлешен тикшергәндә, Актанышның 2нче мәктәбе янында урнашкан "Океан" кибетендә сатуга куелган тәмәке продукциясе барлыгы ачыкланды. Тикшерү барышында "Үзәк" ҖЧҖ директорына әлеге җитешсезлекләрне бетерү һәм гаепле кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту зарурлыгы ассызыкланды. Бүгенге көндә тәмәке продукциясе сатудан алынган, гаепле вазифаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Район прокуратурасы тарафыннан "Ягулык-энергетик ресурсларны рациональ куллануны тәэмин итү идарәсе" дәүләт бюджет учреждениясеннән кергән сыйфатсыз ягулык сату турындагы мөрәҗәгате тикшерелде.
Агымдагы елның 25 маенда "Ягулык-энергетик ресурсларның рациональ куллануны тәэмин итү идарәсе" белгече А.Гәлләмов М7 юлының 1161 километрында урнашкан ягулык сату станциясендә "Регуляр-92" маркалы һәм "Евро" дизель ягулыкларының тикшерүгә пробасын ала. Нефть продуктларын тикшерү лабораториясе "Ресурс-Аудит" ҖЧҖ белгечләре үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә, әлеге ягулык-майлау материалларында күкерт күләме артык булу аркасында, аның тиешле ГОСТ таләпләренә туры килмәве ачыклана. Шул сәбәпле, ягулык-майлау станциясенең хуҗасы "Кулланучылар хокукын яклау турындагы" федераль канунның таләпләренә битараф калып, сыйфатсыз ягулыкны сатуга чыгарган санала. Әлеге күренеш шулай ук тагын берничә ягулык сату станцияләрендә кабатланды. Аларның җитәкчеләренә административ хокук бозу буенча эш ачылды һәм аның материаллары шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев