Актаныш

ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ: “ТФБ Финанс” ҖЧҖ белән, ышанып, идарәгә акча тапшыру турында килешү төзегән райондашларны район прокуратурасы кабул итә

"ТФБ Финанс" ҖЧҖ белән, ышанып, идарәгә акча тапшыру турында килешү төзегән райондашларны район прокуратурасы кабул итә. Тынычлык проспекты, 56а йортында урнашкан прокуратура бинасына 8-17 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алга таба прокуратура тарафыннан Гражданлык-процессуаль кодексның 45 маддәсе тәртибендә ТФБ кертемчеләре белән гаризалар нигезендә һәм аларга иминият акчаларын каплау өчен реестрга кертү...

"ТФБ Финанс" ҖЧҖ белән, ышанып, идарәгә акча тапшыру турында килешү төзегән райондашларны район прокуратурасы кабул итә. Тынычлык проспекты, 56а йортында урнашкан прокуратура бинасына 8-17 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алга таба прокуратура тарафыннан Гражданлык-процессуаль кодексның 45 маддәсе тәртибендә ТФБ кертемчеләре белән гаризалар нигезендә һәм аларга иминият акчаларын каплау өчен реестрга кертү буенча суд тәртибендә эш алып барылачак. Гражданлык-процессуаль кодексның 45 маддәсе нигезендә исә гражданнарның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында гариза прокурор тарафыннан бары тик граждан сәламәтлеге, яше, мөмкинлекләре чикләнгән булу һәм башка нигезле сәбәп белән судка мөрәҗәгать итә алмаган очракта гына бирелә ала.
Прокуратура район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлегендә "Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балалар хакындагы дәүләт мәгълүмат банкы турында"гы 44 санлы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде һәм законнан тайпылышларны ачыклады.
Федераль законның 5 маддәсе нигезендә, балалар турында төбәк мәгълүматлар банкын булдыру өчен опека һәм попечительлек органнары әти-әни яки туганнары кайгыртуыннан мәхрүм һәр бала турында тулы мәгълүматны РФ Гаилә кодексында күрсәтелгән вакыт аралыгында бирергә тиеш. 223 санлы Федераль закон буенча, шундый бала турында мәгълүмат алуга, бүлек өч көн эчендә аның дөреслеген тикшереп, фактлар расланган очракта, баланы урнаштыру мәсәьләләрен хәл итәргә, бала турында мәгълүматларны төбәк һәм дәүләт банкына кертү өчен тиешле органнарга җибәрергә тиеш.
Тикшерү нәтиҗәсендә шулар ачыкланды: гомере һәм саулыгына куркыныч янаучы шартларда калган ир бала - 2012 елгы Р. турында мәгълүматны тикшерү өчен балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 2017 елның 16 гыйнварында Киров авылы, Ленин урамы, 3 йортка килә. Монда Р. әбисе белән яши. Ә әти-әнисе Актаныш авылы, Г.Тукай урамы, 38 йортта тора. Тикшерү килгән вакытта баланың әбисе һәм аның белән бергә яшәүче граждан, әти-әнисе исерек хәлдә булалар, үзләрен тупас һәм агрессив тоталар. Өй тузган, әйберләр идәндә аунап ята, йорт салкын. Малайның әнисе беркайда да эшләми, әтисе вакытлы эшләрдә йөри. Комиссия малайны гаиләдән алып, медицина тикшерүе үтү өчен Актаныш үзәк хастаханәсенә урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килә.
Әлеге факт буенча опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан шул ук көнне баланың яшәү шартлары турында акт төзелеп, аны гаиләдән алу турында карар чыгарыла, бу хакта район прокуратурасына хәбәр ителә.
Әмма опека һәм попечительлек органнары өч эш көне эчендә баланы урнаштыру мәсьәләләрен хәл итми, бала хакында мәгълүматны төбәк банкына ирештерү өчен тиешле органнарга җиткерми. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Актаныш районы башкарма комитеты исеменә гаепле затларны дисциплина җаваплылыгына тарту һәм күрсәтелгән закон бозу очракларын бетерү турында гариза кертте.
Бу елның 1 гыйнварыннан РФ Хезмәт кодексының "Микропредприятиеләргә караган кече эшмәкәрлек субъектында эшләүче затларның хезмәтен көйләү үзенчәлекләре" дигән 48.1 бүлеге законлы көченә керде.
РФ Хезмәт кодексының 309.2 маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр - микропредприятиеләргә хезмәт хокукы нормаларын эченә алган локаль норматив актларны кабул итүдән тулысынча яки өлешчә баш тарту хокукы бирелгән. Хезмәт сферасында локаль хокук актларыннан баш тарткан очракта, бу мәсьәләләр эшчеләр белән хезмәт килешүенә кертелергә тиеш. Хезмәт килешүләренең формасы Россия Хөкүмәте тарафыннан 858 санлы карар белән расланып, 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Микропредприятие булып саналу өчен төп таләпләр: хезмәткәрләр саны 15кә җитү; товар сату, хезмәт күрсәтүдән керем күләме узган календарь ел өчен НДСны исәпләмичә 60 млн. сумнан артмау.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: