Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Прокуратура “Сылу” ҖЧҖ эшчәнлегендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде

Прокуратура "Рәсәй Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы 181 санлы Федераль закон таләпләренең үтәлешен Актанышның Юбилей урамында урнашкан "Сылу" ҖЧҖ эшчәнлегендә тикшерде. "Сылу" оешмасы халыкка стоматология хезмәте күрсәтә. Тикшерү барышында ачыкланганча, инвалидларга оешма урнашкан бинага керү өчен уңайлыклар тудырылмаган, махсус баскыч эшләнмәгән, махсус юл салынмаган. Төзелеш нормалары һәм кагыйдәләренең (СНиП) 3.14,...

Прокуратура "Рәсәй Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы 181 санлы Федераль закон таләпләренең үтәлешен Актанышның Юбилей урамында урнашкан "Сылу" ҖЧҖ эшчәнлегендә тикшерде.
"Сылу" оешмасы халыкка стоматология хезмәте күрсәтә. Тикшерү барышында ачыкланганча, инвалидларга оешма урнашкан бинага керү өчен уңайлыклар тудырылмаган, махсус баскыч эшләнмәгән, махсус юл салынмаган. Төзелеш нормалары һәм кагыйдәләренең (СНиП) 3.14, 3.17, 3.23 пунктлары нигезендә, халыкка хезмәт күрсәтү урыннары, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга уңайлыклар тудыру максатыннан, җир өслеге белән бер тигезлектә
урнаштырылырга яисә, баскыч, пандус, лифт кебек күтәрелү җайланмалары булып, алар култыкса, тоткычлар белән җиһазланырга тиеш. Ишек төпләре тупсасыз, тигез булырга, тупса кую зарури очракта, аның биеклеге 0,025 метрдан артмаска тиеш.
"Сылу" ҖЧҖ халыкка социаль хезмәт күрсәтү объекты санала. Әмма бирегә иркенләп кереп-чыгып йөрер өчен инвалидларга шартлар тудырылмаган, төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре сакланмаган.
РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 45нче маддәсе нигезендә, кресло-коляскада хәрәкәтләнүче, сәламәтлеге, яше аркасында я башка сәбәпләр белән үзләре судка мөрәҗәгать итә алмаучы кешеләр төркеме исеменнән, федераль закон бозу очракларын бетерүне һәм инвалидларга бинага каршылыкларсыз керә-чыга алу мөмкинлеген тудыруны таләп итеп, район прокуроры Актаныш район судына мөрәҗәгать итте. Прокурор гаризасы Актаныш район судында тикшерелү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев