Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пучы авылында 1971 елгы хатын-кызны вәхшиләрчә үтергәннәр

14 сентябрь көнне Пучы авылының Колхоз урамы, 7 йорт адресында канлы фаҗига була.

         Минзәлә шәһәрендә яшәүче 1965 елгы ир-ат 1971 елгы хатын-кызга 5 тапкыр пычак белән кадый. Тикшерүчеләр әйтүенчә, өчесе үлемгә китерә торган яра була. Мәрхүмә шунда ук җан бирә. Вәхши җинаять урыныннан кача, аны иртәнге 09.00 сәгать тирәсендә Иске Айман авылында күрәләр һәм хәбәр итәләр. Оператив хезмәткәрләр шунда ук бу ир-атны тоткарлый.
          Җинаять вакыйгасына кадәр хатын-кыз абыйсына бу ир кешенең аны эзәрлекләве турында әйтә. Абый кеше үз чиратында бу хакта авыл җирлеге башлыгына һәм участок полициясе хезмәткәренә җиткерә. Кызганыч, фаҗига вакытында авызлыкланмый.

Реклама

"Кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X