Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондагы тулай керемнең 22, 3 процентны кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә

Актаныш муниципаль районының икътисадый үсешенә кече һәм урта бизнес зур йогынты ясый. Райондагы тулай керемнең 22, 3 процентны кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә. Бу хакта тулырак район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә узган коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева сөйләде.

                        Район хакимияте эшмәкәрләр белән тыгыз хезмәттәшлектә.  Актаныш районында “2019-2023 нче елларга эшмәкәрлеккә ярдәм һәм үстерү программасы” булдырылды. Әлеге программа кысаларында муниципаль район башлыгы каршында эшмәкәрләр Советы төзелде. Эшмәкәрләр Советы системалы рәвештә утырышлар уздыра. Ай саен төрле министрлык һәм ведомстволардан чакырылган белгечләр район эшкуарларына кануннардагы үзгәрешләр турында сөйли, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җавап бирә. 

 

              Актаныш районында 619 хуҗалык итүче субъект, кече һәм урта бизнес алып баручы актив 152 предприятие бар. 458 шәхси эшмәкәр 3631 райондашыбызны эш белән тәэмин итә. Республика буенча мәшгульләр рейтингында 1000 кешене эш белән тәэмин итүдә район 12 нче урынны били. 
 

             Районыбызда шулай ук 1332 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. Республика тарафыннан куелган план 113, 1 процентка үтәлгән. (план буенча 1178 булырга тиеш) 
 

                 Кече һәм урта эшмәкәрләрдәге акча әйләнеше агымдагы елның 1 нче сентябренә 2347, 1 миллион сумны тәшкил итә.  Эшмәкәрләрнең сорауларын хәл итү һәм килеп туган проблемаларны чишү максатыннан Федераль һәм республика тарафыннан күрсәтелүче ярдәм программалары турында райондашларга яңалыклар даими җиткереп торыла. Нәтиҗәдә, 2022 нче елның 21 нче сентябренә 35 субъект 70 миллион сумнан да күбрәк ярдәм алды. Бу республикада икенче күрсәткеч. 11 үзмәшгуль граждан 1, 8 миллион сумлык ярдәм алды. Финанс ярдәме алучылар рейтингында Актаныш районы хаклы рәвештә 1 нче урынны алуга иреште. 
 

                 Районыбызда 250 шәхси эшмәкәр һәм юридик зат сату эшен алып бара. Федераль һәм төбәкара сәүдә челтәренә эшчәнлеге дә халык мәнфәгатен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Шуңа өстәп Кулланучылар җәмгыятенең район авылларында 29 күчмә кибете эшли. Ел әйләнәсендә авыл хуҗалыгы ярмикәләре оештырыла. 


          2022 нче елның беренче яртыеллыгында ваклап сатудагы акча әйләнеше 1191, 6 миллион сумга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 102, 9 процент.


                    Продукция җитештерү һәм сату базарын киңәйтү максатыннан район эшмәкәрләрен Татарстанның “Озон”, “Вайлдберриз”, “Казан –Экспресс” электрон сәүдә мәйданчыкларына тарту оештырыла. Республиканың электрон сәүдә үзәге ярдәме белән маркетплеейска 79 эшмәкәр керде. Аларга атнага ике тапкыр региональ маркетинг үзәге аша бушлай укыту оештырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев