Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашыбызга тәртибенә күрә җәзасы

Актанышрайоны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда салмыш автомобильчеләрне тоткарлау буенча планлы тикшерүләрне даими уздыра. Мондый рейдлар кисәтү өчен дә оештырыла.

Соңгы тикшерүләрнең берсендә автоинспекторлар шикләнеп Р. Ш. Курмаков идарә иткән автомобильне туктата. Йөртүченең исерек булуы күренеп тора. Бу кешегә медицина тикшерүе ясала һәм беркетмә төзелеп, ул җәмәгать судына җибәрелә.

1 апрельдә гражданин Курмаков Ринат Шәйхем улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. 

Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин Р.Ш. Курмаков административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Материал Актаныш муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев