Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Рамил Шәмсетдинов бергә хезмәт итүче солдатларны үтергән өчен колониягә хөкем ителде

Аңа шулай ук зыян күрүчеләргә компенсация дә түләргә туры киләчәк.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Читадагы икенче көнчыгыш округ хәрби суды Рамил Шәмсетдиновны бергә хезмәт итүче солдатларны үтерүдә гаепле дип тапты. «24 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм каты режимлы колониягә озатырга», - дип игълан итте суд вәкиле хөкем карарын.

РИА Новости агентлыгы судка сылтама белән хәбәр итүенчә, Шәмсетдиновка шулай ук зыян күрүчеләргә (дүртесенә – һәркайсына 1,5 миллион, икесенә – һәркайсына 1,3 миллион һәм берсенә 1,2 миллион сум) компенсация дә түләргә туры киләчәк.

Шәмсетдинов хөкем карарын тыныч кына тыңлаган. Прокурорлар әлегә суд карары белән риза булмыйча шикаять бирү нияте турында белдермәде.

Реклама

Декабрь ахырында присяжный утырышчылар аны кеше үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепле дип тапты, шул ук вакытта аның мәрхәмәт күрсәтүгә дә лаек икәнлеген билгеләп үтте. Бу аңа гомерлек төрмә янамый дигән сүз. Сишәмбе көнне гаепләү ягы Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл тапшырган вакытта мылтыктан ут ача. Нәтиҗәдә, сигез кеше һәлак була, тагын икесе авыр яралана. Ул бу гамәлен хәрби частьтә хакимлек иткән «бабайлык» һәм көчләүгә бәйләп аңлата. Шәмсетдинов үз гаебен таныды, психологик-психиатрик экспертиза аның организмында тайпылышлар тапмады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев