Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда битлек кимәгән өчен атна саен 25-30 беркетмә төзелә

Кибетләрдә һәм җәмәгать урыннарында коронавирустан саклык кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, битлек кимәүчеләр полиция хезмәткәрләренең очлы күзеннән качып качып котыла алмый. Беренче тапкыр хокук бозуга карата кисәтү ясалса, икенчесендә инде штраф түләргә туры киләчәк.

    -    Без даими күрсәтмәләр биреп торуга, кисәтүләр ясауга карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен бозганнарын ахырга кадәр аңлап бетерә алмый. Атна саен полиция хезәткәрләре физик затларга кибетләрдә, җәмәгать урыннарында элементар кагыйдәләрне үтәмәгән өчен, аерым алганда битлек кимәгәнгә 25-30 беркетмә төзи. Зур сәүдә үзәкләрендә саклык чаралары оештырылмаганнары бар. Җитәкчеләре контрольгә алмый, куэр-кодлар тикшерелми. 
 

              Ялган куэр-кодлар ясаучылар турында да безгә хәбәрләр керә. Моның буенча тикшерүләр алып барабыз. Әгәр хокук бозуны ачыклыйбыз икән җинаять эше ачылачак,- дип, коронавируска каршы көрәш кагыйдәләрен санга сукмаучылар хакында сөйләде Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәтов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев