Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда җинаятьчелек һәм хокук бозуларның торышы

2012 елның 3 аена районда 45 җинаять теркәлгән (узган ел- 50). Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 64,4 процент. Шәхескә карата 10 җинаять кылынган (узган ел- 16). Мөлкәткә карата- 26 җинаять. Мөлкәткә каршы кылынган җинаять төрләренә килгәндә, юлбасарлык факты-2, талау факты-2, урлашу факты- 21. Җәмәгать урынында - 4, урамнарда 3 җинаять кылынган. Балигъ...

2012 елның 3 аена районда 45 җинаять теркәлгән (узган ел- 50). Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 64,4 процент. Шәхескә карата 10 җинаять кылынган (узган ел- 16). Мөлкәткә карата- 26 җинаять. Мөлкәткә каршы кылынган җинаять төрләренә килгәндә, юлбасарлык факты-2, талау факты-2, урлашу факты- 21. Җәмәгать урынында - 4, урамнарда 3 җинаять кылынган. Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган - 1, электән хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган- 9, эчкән хәлдә кылынган- 8, төркем белән- 2, гаиләдә, туганлык мөнәсәбәтләре нигезендә (на бытовой почве) кылынган 7 җинаять ачыкланган.
Вак хулиганлык буенча- 106, җәмәгать урынында сипртлы эчемлекләр эчкән һәм кулланган өчен 328 административ беркетмә төзелгән.
Әлеге вакыт эчендә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл фаҗигаләре шоферлар гаебе белән- 3тән 6га, җәяүлеләр гаебе белән 1дән 4кә арткан. Балалар катнашында, узган елдагыча, 2 юл-транспорт фаҗигасе булган.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 кешенең гомере өзелгән, 13 кеше яраланган.
Иң күп кылынган җинаятьләр: Актаныш - 11, Пучы -3 , Тат.Суксу - 2, Сәфәр-2, Тыңламас - 2, Иске Әгъбәс - 2, Адай, Мари Суыксу, Иске Жияш, Качкын, Иске Байсар, Усы, Иске Кормаш, Куян авылларында берәр җинаять.
Хөрмәтле газета укучылар! Җинаятьләрне булдырмауда, кисәтүдә түбәндәгеләрне истә тотсагыз иде:
- авыл җирлекләрендә эшләп килүче җәмәгатьчелек советлары тарафыннан авылларда хокук тәртибен ныгыту, авылларда килеп чыккан тискәре күренешләргә вакытында чара күрү;
- оешма-хужалык-предприятиеләрдә хезмәткәрләр белән эшләү, утырыш-җыелышларда хезмәткәрләр тарафыннан кылынган хокук бозуларны (юл йөрү кагыйдәсен бозу, башка төр тәртипсезлекләр) тикшерү, җыелышларга хокук саклау органнары - суд, приставлар, прокуратура, җәза үтәтү инспекциясе, полиция хезмәткәрләрен чакыру;
- гражданнарның битараф булмаулары.
Хокук бозуларга тап булганда, 02, 3-04-02 телефоннарына шалтыратыгыз. Үзегез турында белгертергә теләмәгән очракта, аноним рәвештә хат юллый аласыз, андый хатлар да тикшерелеп, чара күреләчәк. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч телефоны" - (843) 291-20-02.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X