Актаныш

Райондашның таныклыгын алдылар

3 февраль көнне Актаныш районы гражданы Шәйхуллин Фәрит Филәрит улына карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

             Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Ф.Ф. Шәйхуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән  1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: