Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Райондашыбыз исерек хәлдә автомобиль йөртүдә гаепләнә

Актаныш районы прокуратурасы Иске Җияш авылынан 47 яшьлек Рөстәм Мөхтәбәровка карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча - исерек хәлдә автомобиль йөртүдә гаепләнә. Актаныш җәмәгать судының 1нче участогы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсе, 1нче өлешенә нигезләнеп, 2015 елның 3 июне көнне Р.Мөхтәбәров эчкән...

Актаныш районы прокуратурасы Иске Җияш авылынан 47 яшьлек Рөстәм Мөхтәбәровка карата дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча - исерек хәлдә автомобиль йөртүдә гаепләнә.
Актаныш җәмәгать судының 1нче участогы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсе, 1нче өлешенә нигезләнеп, 2015 елның 3 июне көнне Р.Мөхтәбәров эчкән хәлдә машина йөрткән өчен гаепле дип табыла. Аңа карата машина йөртү хокукыннан 1 елга мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарыла. Карар 2015 елның 14 июленнән үз көченә керә. Әмма Рөстәм Мөхтәбәров бу хәлләрдән тиешле нәтиҗә ясамый. 2016 елның 9 апреле көнне төнге беренче яртыда ул кабат "Шевроле Нива" автомобиле руле артында М7 автотрассасының 1161нче чакрымында исереклек билгеләре белән тоткарлана. Юл патруле хезмәткәрләренең аның алкоголь эчкәнме-юкмы икәнен ачыклауга медицина тикшерүе таләбеннән баш тарта. Бу адымы белән Мөхтәбәров РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсендә күрсәтелгән җинаятьне кыла.
Суд утырышында ул гаебен тулысынча таныды. Барлык шартларны искә алып, суд Рөстәм Мөхтәбәровны машина йөртү хокукыннан 2 елга мәхрүм итте һәм 220 сәгать мәҗбүри эш билгеләде. Карар законлы көченә кермәде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев