Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

РФ Административ суд производствосы кодексы

2015 елның 15 сентябреннән Россия Федерациясе Административ суд производствосы кодексы көченә керде. Бу кодекс нәрсәләрне үз эченә ала? Әһәмияте нәрсәдә? Әлеге сорауларга ачыклыкны район судьясы Хәмит Янгиров кертте. - Административ суд производствосы кодексы гражданнарның дәүләт инстанцияләре белән бәхәсләрен карауның аерым процедурасын билгели. Һәм ул РФ Югары Суды, гомуми юрисдикция судлары...

2015 елның 15 сентябреннән Россия Федерациясе Административ суд производствосы кодексы көченә керде. Бу кодекс нәрсәләрне үз эченә ала? Әһәмияте нәрсәдә? Әлеге сорауларга ачыклыкны район судьясы Хәмит Янгиров кертте.
- Административ суд производствосы кодексы гражданнарның дәүләт инстанцияләре белән бәхәсләрен карауның аерым процедурасын билгели. Һәм ул РФ Югары Суды, гомуми юрисдикция судлары тарафыннан гражданнарның бозылган хокукларын, иреген һәм законлы ихтыяҗларын, оешмаларның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын саклау турындагы административ эшләр, шулай ук башка административ һәм гавәми хокук мөнәсәбәтләреннән чыккан дәүләт һәм башка гавәми вәкаләтләренең законлы башкарылуы һәм нигезлелеге өстеннән суд контроле башкарылуы белән бәйле эшләрне карауның тәртибен җайга сала.
Күп кенә процессуаль кагыйдәләр әлеге кодекска РФ Гражданлык- процессуаль кодексыннан күчкән. Ләкин, кодекста яңа нигезләмәләр дә күп.
- Административ суд производствосы кодексы белән нинди эшләр карала соң?
- Норматив хокукый актларның законлылыгын тикшерү; дәүләт, җирле үзидарә органннарының, җаваплы затларның карарларын, хәрәкәтләренең (хәрәкәтсезлекләренең) законлылыгын тикшерү; судьяларның квалификацион коллегиясенең карарларын, хәрәкәтләрен тикшерү; эшне судта акылга ия (разумный) вакытта карау хокукы бозылган өчен компенсация юллау; сәяси партияләрнең эшчәнлеген туктатып тору яисә юкка чыгару (ликвидация); Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукын, референдумда катнашу хокукын саклау турында; хокуктан мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларга административ күзәтчелек билгеләү; психиатр ярдәме күрсәтү, туберкулез авыруыннан дәвалый торган медицина оешмаларына гражданны ирексез рәвештә урнаштыру; мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләрне юллап алу турындагы эшләр; кадастр бәясе нәтиҗәләрен дәгъвалау эшләре карала.
Кодекс административ хокук бозулар турындагы эшләргә карата кулланылмый. Административ эшләрне кайсы суд каравы шулай ук кодекс белән билгеләнә.
- Административ суд производствосы кодексының ниндирәк үзенчәлекләре бар?
- РФ ГПКнан аермалы буларак, суд тикшерүен башлау өчен судка административ дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яклар административ дәгъвачы, административ җавапчы дип атала. Аларның судта катнашу формасының ике төре билгеләнгән: процессуаль бергә катнашу (соучастие) һәм судка коллектив административ гариза белән мөрәҗәгать итү.
Дәүләт органнары судка мөрәҗәгать иткәнче административ дәгъва гаризасының күчермәсен башта җавапчы якка җибәрергә тиеш, һәм аның гаризаны кулга алу турындагы мәгълүматны да гаризага теркәп, судка тапшыра. Гражданнарга мондый таләп катгый куелмаган.
Кодекста вәкиллелек институты да аерым көйләү алган. Барлык вәкилләргә югары белем булу таләбе куела. Белем турында документ судка китерелергә тиеш. Эшләрне гражданнар үзләре дә алып бара ала, ләкин аерым категория эшләрнең бары тик вәкилләр аша гына алып барылуы күрсәтелгән.
Кодекс суд барышында тәртип саклау буенча вәкаләтләрен киңәйткән. Аның буенча 2 яңа төр процессуаль мәҗбүр итү (принуждение) каралган: судта катнашучының чыгышын чикләү яисә сүздән мәхрүм итү һәм судка килү йөкләмәсе.
Беренче һәм апелляция суд инстанцияләрендә һәр суд утырышында язмача формада беркетмә һәм аудиоберкетмә алып барылырга тиеш. Судта катнашучылар аның ике төре белән дә таныша алалар. Икесе дә эшкә теркәлә.
- Административ дәгъва гаризасын карау вакыты күпме?
- Административ дәгъва гаризасын суд производствосына алу һәм карау вакыты шактый әһәмиятле. Административ дәгъва гаризасы судка бирелгәннән соң, суд производствосына алу вакыты 3 көн тәшкил итә (РФ ГПКсы буенча 5 көн иде). Административ эшләрне карауның гомуми вакыты - 2 ай (РФ Югары Суды өчен - 3 ай). Үзенчәлекле булган аерым категория эшләр өчен кыскартылган вакыт та (5 көн) каралган.
Кодекста административ эшләрне гадиләштерелгән (язмача) производство тәртибендә карау да билгеләнгән. Эш мондый тәртиптә карау турында билгеләмә чыкканнан соң 10 көндә карала. Ул затлар эшне үзләреннән башка гына карауны сорап гариза язганда һәм аларның бу категория эшләрне карауда катнашулары мәҗбүри булмаган; административ эшне гадиләштерелгән (язмача) тәртиптә карау турында административ дәгъвачының ходатайствосы булган, һәм административ җавапчының эшне шушы тәртиптә карауга каршы булмаган; административ дәгъва гаризасында күрсәтелгән мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләрнең гомуми суммасы 20 мең сумнан артмаган очракларда кулланыла. Мондый тәртиптә административ эшләр сөйләм тикшерүе үткәрмичә генә язмача формадагы дәлилләр белән генә тикшерелеп карала.
- Хәмит Хәйберҗанович, бу урында берәр мисал белән ныклабрак төшендереп китсәгез иде.
- Мәсәлән, салымнар юллау турындагы эшләргә тукталыйк. Бу кодекс закон көченә кергәнче салым юллау эшләре гражданлык законнары тәртибендә карала иде. Күпчелек очракта суд фәрманнары чыгарылды. Хәзер административ суд производствосы тәртибендә административ дәгъва гаризасы бирелә. Салым органнары судка гариза биргәнче гражданнарга административ дәгъва гаризасы, аңа теркәлгән документларның күчермәсен җибәрә. Аннан соң, боларны затның кулына алганлыгы турындагы мәгълүматны да гаризага теркәп, гаризаны судка кертә. Салым күләме 20 мең сумнан артмаган очракларда салым органнары мондый эшләрне күпчелек гадиләштерелгән (язмача) производство тәртибендә карау турында сорый. Эшне мондый тәртиптә карау мөмкинлеге барлыгын аңлатып суд гражданга билгеләмә (определение) җибәрә һәм аңа мондый тәртипне куллануга кире кагу кертү өчен 10 көн вакыт бирә. Әгәр дә билгеләмәне кулга алганнан соң бу вакыт эчендә судка кире кагулар керми икән, суд эшне гадиләштерелгән (язмача) производство тәртибендә карау турында билгеләмә чыгара. Кире кагулар кергән очракта эш гомуми тәртиптә карала. Шундый очраклар булды - кеше гаризадагы күрсәтелгән салымны түләдем дип килә, ә аның түләгән бу суммасы узган түләнмәгән еллар өчен саналган була. Гражданнар үзләренең салымын түләү буенча мәгълүматны www.nalog.ru сайтынннан шәхси кабинетка кереп белә алалар. Аның өчен салым органыннан пароль алырга кирәк. Затлар шәхси кабинеттан салым түләү турындагы чыгарманы судка алып килә ала. Шуның өчен, гражданнар судка чакыру язуларын игътибарсыз калдырмасыннар, судка килергә тырышсыннар иде. Килеп, үз колагың белән ишетеп, аңлап китү эшне күпкә җиңеләйтә.
- Судка гаризаларны электрон юл белән дә биреп буламы?
- Административ суд производствосы кодексы замана таләпләренә дә яраклаштырылган. 2016 елның 15 сентябреннән эштә катнашучы затлар судка гаризаларын, башка документларны электрон рәвештә җибәрә алачак. Шулай ук интернет аша суд карарларының күчермәләрен, хәбәр итү кәгазьләрен, башка документларны (законнар нигезендә мәгълүмат алуны чикләүче документлардан тыш), судка чакыруны алырга мөмкин.
Әйтелгәннәрдән чыгып, гражданнарга, судка гариза белән мөрәжәгать иткәндә, эшнең категориясенә карап, бүтән төр норматив хокук актларыннан тыш, РФ Административ суд производствосы кодексын да игътибарга алырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев