Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Рөхсәт кирәк

Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан табигатьне саклау законнарының үтәлеше тикшерелде. Шәхси эшмәкәр А.Шәяхмәтовның, Татар Суыксуы авылы янындагы ягулык-майлау станциясендә эшчәнлек алып барганда, закон бозуы ачыкланды - бензин һәм дизель ягулыгы салганда һавага зарарлы матдәләр бүленеп чыга. РФ "Атмосфера һавасын саклау турында"гы федераль законның 14нче маддәсе нигезендә әйләнә-тирә мохиткә химик, радиоактив матдәләр...

Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан табигатьне саклау законнарының үтәлеше тикшерелде.
Шәхси эшмәкәр А.Шәяхмәтовның, Татар Суыксуы авылы янындагы ягулык-майлау станциясендә эшчәнлек алып барганда, закон бозуы ачыкланды - бензин һәм дизель ягулыгы салганда һавага зарарлы матдәләр бүленеп чыга.
РФ "Атмосфера һавасын саклау турында"гы федераль законның 14нче маддәсе нигезендә әйләнә-тирә мохиткә химик, радиоактив матдәләр һәм микроорганизмнар бүлеп чыгару белән бәйле эшчәнлек алып бару өчен махсус рөхсәт булырга тиеш.
Шәхси эшмәкәр А.Шәяхмәтовның исә әлеге рөхсәт кәгазе булмавы ачыкланды һәм аңа карата административ эш ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев