Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ришвәт биргәнче, җәзасын уйла!

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге хокук бозуны күздә тота: ришвәт алу (290 нчы маддә) һәм ришвәт бирү (291 нче маддә). Димәк, ришвәт турында сүз бара икән, медальнең ике ягы булган кебек, биредә дә ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз. Ришвәт алган өчен җинаять...

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге хокук бозуны күздә тота: ришвәт алу (290 нчы маддә) һәм ришвәт бирү (291 нче маддә). Димәк, ришвәт турында сүз бара икән, медальнең ике ягы булган кебек, биредә дә ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз.
Ришвәт алган өчен җинаять җаваплылыгына кемнәр тартыла алалар? Ул урындагы зат - җитәкче яки административ хуҗалык итү функцияләрен үтәүче хакимият вәкиле яисә түрә булырга мөмкин. Хакимият вәкилләре алар - төрле рангтагы дәүләт яки муниципаль хезмәткәрләр: өлкә, шәһәр мэриясе, район администрациясе, авыллардагы җирле үзидарә, министрлык яки ведомство, төрле дәүләт учреждениесе, хокук саклау органнары, хәрби часть яки хәрби комиссариатта җаваплы урыннарда эшләүчеләр, шулай ук депутат, судья, прокуратура хезмәткәре һ.б.
Оештыру яки административ-хуҗалык вазифаларын үтәүче затларга дәүләт яисә муниципаль органның финанс һәм хужалык җитәкчесе, эксперт, дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле, мәктәп директоры, завуч, югары уку йорты ректоры, аның укыту өлкәсендәге ярдәмчеләре (декан, проректор), сырхауханә яки поликлиника баш табибы һ.б. керә.
Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәтне берничә төркемгә бүлә, чөнки алар буенча бирелә торган җәзалар турыдан-туры ришвәтнең күләменә бәйле. Зур күләмдәге - ришвәт суммасы 25 мең сум, бик зур күләмдәгесе - 150 мең сум, ә аеруча зур күләмдәге ришвәт суммасы 1 миллион сумнан артык тәшкил итә. 25 мең сумнан кимрәк күләмдә булган ришвәт өчен дә (зур күләмдә булмаган ришвәт), бу очракта аерым төркемгә кертелмәсә дә, җәза бирү каралган.
Ришвәт алучыларга нинди җәзалар каралган соң?
Зур күләмдә булмаган ришвәт өчен:
- ришвәт күләменнән 20-50 тапкыр күбрәк штраф яки 3 елга билгеле бер вазифа биләү хокукыннан мәхрүм итү;
- биш елга мәҗбүри эшләр;
- 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм ришвәт күләменнән 20 тапкырга күбрәк штраф.
Ягъни, хәтта 100 сум күләмендә ришвәт алган өчен дә дәүләт яисә муниципаль хезмәткәр әлеге санап үткән җәзаларга тартылырга мөмкин. Әмма, әйтергә кирәк, шушы хакта белә торып та, нәфесләрен тыя алмаучылар юк түгел. Һәм бүгенге көндә шундыйларның кайберләре әле дә суд каршына килеп басмаган икән, бу бары тик вакыт билгеләмәсе генә, дияр идем.
Зур күләмдәге ришвәт өчен түбәндәге җәзалар карала:
- ришвәт күләменнән 30-60 тапкыр күбрәк штрафка тартылу һәм 3 елга билгеле бер вазифа биләү хокукыннан мәхрүм ителү;
- 6 елга иректән мәхрүм итү һәм ришвәт күләменнән 30 тапкырга күбрәк штраф.
Бик зур күләмдә ришвәт:
- ришвәт күләменнән 70-90 тапкырга күбрәк штраф;
- җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәт күләменнән 60 тапкырга артык штраф һәм өч елга билгеле бер вазифа биләү хокукыннан мәхрүм итү.
Аеруча зур күләмдә ришвәт:
- ришвәт күләменнән 80-100 тапкырга күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазифа биләү хокукыннан мәхрүм итү;
- сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм ителү, ришвәт күләменнән 70 тапкырга артыграк штраф.
Җинаятьне ачуда һәм тикшерүдә актив катнашкан очракта, урындагы зат тарафыннан ришвәт таләп ителү, яки җинаять кылынганнан соң ирекле рәвештә хокук саклау органнарына ришвәт хакында вакытында хәбәр бирелсә, ришвәт бирүче җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев