Актаныш

Ришвәт, хезмәт урыныннан явызларча файдалану – төп билгеләре

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең 2013 елдагы антикоррупцион эшчәнлеге буенча социологик тикшерүләр уздырылып, әлеге сораштыруларның нәтиҗәләре игълан ителде. 14 район халкы коррупцион хәлгә 2012 елга караганда ешрак тарый башлаган, алар арасында Актаныш та бар. ЮХИДИ, медицина, хәрби комиссариат, эчке эшләр органнары, прокуратура хезмәткәрләре, ВУЗ укытучылары, предприятие директорлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре,...

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең 2013 елдагы антикоррупцион эшчәнлеге буенча социологик тикшерүләр уздырылып, әлеге сораштыруларның нәтиҗәләре игълан ителде. 14 район халкы коррупцион хәлгә 2012 елга караганда ешрак тарый башлаган, алар арасында Актаныш та бар.
ЮХИДИ, медицина, хәрби комиссариат, эчке эшләр органнары, прокуратура хезмәткәрләре, ВУЗ укытучылары, предприятие директорлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, хөкемдарлар, мәктәп укытучылары һәм директорлары арасыннан кайсы структураларга коррупция үтеп кергән дигән сорау үзәккә куелган. Актанышлылар алар арасыннан предприятие директорларын, мәктәпкәчә яшьтәге учреждение җитәкчеләрен, мәктәп укытучылары һәм директорларын күрсәткәннәр.
Вазифаларыннан явызларча файдалану очраклары буенча да безнең районда процент күрсәткече 2012 елгыга караганда арткан.
Мәгълүмат чаралары аша хәбәрдарлыкка ирешү коррупциягә каршы көрәшүнең үтемле чарасы булып тора. Җирле матбугат чараларында мәгълүматлар халыкка тиешенчә җиткерелеп барыламы соң? Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Арча, Тәтеш, Кама Тамагы, Актаныш, Әгерҗе районнарының 40 проценттан артыграк халкы антикоррупцион мәгълүматлар җирле массакүләм мәгълүмат чараларында җитәрлек түгел дип саный. Шул исәптән коррупциягә каршы уздырылган чараларны җирле мәгълүмат чараларында яктырту да җитенкерәми.
Халык җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгатьме? Социологик тикшерү нәтиҗәләре дә бу сорауга ачыклык керткән. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгать булучылар нигәдер кими төшкән. Мондый күрсәткеч республиканың тагын 11 районына кагыла.
Аның каравы, бездә халык яңалыкны тиз үзләштерергә сәләтле. Интернет аша электрон хезмәт күрсәтүләр чагыштырмача яңа төр хезмәт санала, шуңа карамастан, районыбыз халкының 68 проценты 2013 елда ук аңардан файдаланган. Бу - республика районнары арасында 5 нче урын дигән сүз. Бездән алда нибары Аксубай, Менделеевск, Зәй һәм Чүпрәле районнары гына тора. Ә менә Питрәч, Алексеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки районнарында электрон хезмәтләрдән файдаланучы халык хәтта 25 процентка да җитмәгән.
Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты тарафыннан оештырылган социологик тикшеренүләр "Татарстан Республикасы халкының һәм эшмәкәрләренең коррупциягә кагылышлы фикерләрен өйрәнү" дигән исем астында уздырылды. Сораштыру 2012-2014 елларга кабул ителгән коррупциягә каршы көрәш программасы кысаларында алып барылды. Нәтиҗәләре 45 биткә тупланып, интернетка урнаштырылды. Әлеге язманы әзерләгәндә аның Актанышка кагылышлы өлешен генә керттек.
Район башлыгы Фаил Камаевның коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе вазифаларын хәзерге вакытта Булат Атнагулов башкара. Аның эш телефоны - 3-18-57. Коррупцион хәлгә тарысагыз, хәбәр итегез!
Республика халкының 66,8 проценты ришвәт бирүне; 57,2 проценты хезмәт урыныннан явызларча файдалануны; 38,6 проценты куркытып алуны коррупция дип аңлый.
Халыкта ЮХИДИ, медицина хезмәткәрләре һәм ВУЗ укытучылары коррупциягә якынрак тора дигән фикер яши.
Эшмәкәрләргә еш кына контрольлек итүче органнар белән проблемаларны хәл итәргә туры килә. Болар - ясалган төп нәтиҗәләрнең берничәсе генә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: