Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ришвәтчелекне ничек җиңәргә?.

Без, матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик...


Үсә-үсә моның нәкъ без уйлаганча гына булмавын, тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын күрәбез. Cоңгы вакытта газета битләрендә, телевизорлардан, радиодан коррупция ягъни ришвәтчелек күренешләре турында даими сөйләп торалар. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Шулай итеп, үзебез дә сизмичә, бөтен начарлыкның башы ришвәтчелектә икәнлеге хакында уйлана башлыйбыз.

Ришвәтчелекне ничек җиңәргә?... Ничек... Берәр кайчан ул тормышыбыздан китәрме? Кешеләр саф чиста намус белән кайчан яши башларлар?! Бу проблема гасырлардан килә. Бүгенге көндә хәлнең ничек торуын ачыклап карыйк.

Ришвәтне без кемнәргә һәм кайда бирәбез?

1)Дәвалану, медицина ярдәме күрсәтү урыннарында.Хезмәткә яраксызлык кәгазен, гади медицина белешмәсен күпмедер бәягә берсүзсез табып була.

2)Мәгариф өлкәсендә.Балалар бакчасына урнашу өчен, яхшырак мәктәпкә,сыйныфка керер өчен, югары уку йортына керер өчен һ.б.

3)Идарә итү оешмаларында.Белешмәләрне тиз аласың килсә-түлә.

4)Полиция, суд, прокуратура өлкәләрендә.

5)Пенсия билгеләгәндә, субсидия алырга теләгәндә.

 
Хәзерге заманда, кая карама ришвәтчелек. Без моның белән хастаханәләрдә, уку йортларында, төзелеш, хакимият өлкәләрендә очрашабыз. Хәтта эчке эшләр бүлегендә дә ришвәт алулара ишетелеп тора. Бу дөньяда гади адәм баласы барлык проблемаларын дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ул дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Шулай ук берәр кирәкмәгән, зарарлы эш өчен дә акча түләп котылу очраклары бар икән. Әйтик, берәү юлда машинасында барганда тизлеген арттыра. Моны полиция хезмәткәре туктата һәм тизлеген ник арттырган өчен машина йөртү таныклыгын алырга уйлый. Шофёр куркуга төшә, полиция инспекторына акча тәкдим итә. Тегесе исә башта карышып маташса да, шыгырдап торган меңлекләрне күргәч йомшара һәм тәртип бозучыны бернинди җәзасыз иреккә җибәрә. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?!!! 

Моны ничек җиңәргә соң?!

Әлбәттә, барлык җәмгыять белән көрәш алып барылса, сүздә генә түгел, ә гамәлләр белән эш күрсәтелсә, бу афәтне җиңеп була. Әлеге җәмгыятебездә шушы эш алып барылган да сыман. Ләкин контроль, минем карашка, җитеп бетми. Каты контроль, кешеләрнең ришвәтчелектән куркып торулары кирәк. Җәзаларның иң куркынычын бирү – дөрес булыр иде. Мәсәлән, кулга алу, шартлы рәвештә түгел, ә чын-чынлап төрмәгә ябу; мөлкәткә арест салу һ.б. шуның кебек җәзалар.

Ришвәтчелек белән көрәш – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу темага бүгенге көндә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бик зур игътибар итәләр. Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәбебездә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә укучылар актив катнаша, стена газетлары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла.Бу проблемага чик куелыр дип уйлыйм мин.Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Әй, кешеләр! Ришвәтчелекне җиңеп була бит ул, тик моны законнан, җәмгыятьтән, тагын кемнәндер түгел, ә иң элек – ҮЗЕҢНӘН башларга кирәк! Үзең саф чиста намуслы кеше булсаң, сиңа да кешеләр якты йөз белән карарлар, үрнәк алырлар.

Безнең яраткан илебез – безнең Россия, безнең Татарстан, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.

Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез үзебезнең кулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев