Актаныш

ЕЛГА ЙОМГАК ЯСАП: Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә

Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә узган елда 4 179 хәбәр кергән.

Бу сан 2020 ел белән чагыштырганда 495 кә күбрәк.

Нигездә, административ хокук бозулар саны арткан. 
5 техника урлау(+1), 26 мошенниклык очрагы(+8) теркәлгән. 
64 урлашу(- 39), 2 үтерү(-2), 1 талау очрагы(-3) булган. Янап акча алу 2022 елда бөтенләй теркәлмәгән. 2020 елда 10 очрак булган. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү очраклары да күзәтелмәгән. 2020 елда 2 булган). 
2021 ел дәвамында 1835 административ беркетмә төзелгән. Эпидемиологик таләпләрне үтәмәгәннәр әлеге санның 1399ын тәшкил итә. 
Районда 279 юл-транспорт һәлакәте булган. 27 кешенең саулыгына зыян килеп, 8 кеше һәлак булган. Юл хәрәкәте инспекторлары исерек хәлдә машина белән идарә иткән 114 кешене чиста суга чыгарган. 2020 елда автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр 110 булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: