Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге җинаятьләрне күздә тота

Коррупция- ул хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милетән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалану.

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге җинаятьләрне күздә тота: ришвәт алу (290 маддә) һәм ришвәт бирү (291 маддә). Бу бер җинаять медаленең ике ягы: әгәр сүз ришвәт турында бара икән, димәк, ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз.
Ришвәт алу- иң куркыныч җинаятьләрнең берсе, аеруча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынса яки куркытып алынса законлы һәм законсыз гамәлләр өчен урындагы затның файда алуыннан гыйбарәт.
Ришвәт бирү- урындагы затны законлы яки законсыз гамәлләргә тартуга, яисә ришвәт бирүче файдасына нинди дә булса өстенлекләр алу өчен, шул исәптән хезмәт буенча яклау яки юл кую өчен өстенлекләр бирүче җинаять.
Ришвәткә түбәндәгеләр керә:
1 акча, шул исәптән валюта, банк чеклары, кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металл һәм ташлар эшләнмәләре, автомашина, туклану продуктлары, аудеотехника, көнкүреш приборлары, фатир, дача, гараж, җир участоклары һәм башка төрдәге күчемсез милек;
2 хезмәт һәм файда- дәвалану, ремонт һәм төзелеш эшләре, санатор һәм туристлык юлламалары, чит илгә чыгу, түләүсез яки түбән бәядән башка төр чыгымнарны түләү;
Ришвәтнең яшерен формалары- бурычка яки булмаган бурычны түләү өчен банк ссудасы, түбән бәядән сатып алынган товарлар өчен түләү, югары бәядән товарлар сатып алу, ришвәтче, аның туганнары яки дусларына хезмәт хакы түләп ялган хезмәт килешүләре төзү, ташламалы кредит алу, лекция, мәкалә һәм китаплар өчен гонорарны арттыру, казинода очраклы отыш, бурычны кичерү, аренда түләвен киметү, кредит буенча процент ставкасын киметү һ.б.
Ришвәт алган өчен җинаять җаваплылыгына кемнәр тартыла ала?
Урындагы зат- оештыручы яки административ хуҗалык функцияләрен үтәүче хакимият вәкиле яки түрә булырга мөмкин.
Хакимият вәкиләре алар - төрле рангтагы дәүләт яки муниципаль чиновниклары- өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык яки ведомство, теләсә кайсы дәүләт учреждениесе, хокук саклау органнары, хәрби часть яки хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче, закон чыгару органы депутаты һ.б.
Оештыру яки административ-хуҗалык функцияләре үтәүче затларга - дәүләт яки муниципаль органның финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе, эксперт, чакыру яки имтихан комиссиясе дәүләт члены, мәктәп директоры яки завуч, ВУЗ директоры яки факультет деканы, сырхауханә яки поликлини ка баш табибы һ.б. керә.
Ришвәт төрләре
Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы ришвәтләрне берничә төркемгә бүлә, чөнки алар өчен җәза бирелгән ришвәт суммасына турыдан-туры бәйле.
-Зур күләмдә- ришвәт суммасы 25 мең сумнан артык, бик зур күләмдә- ришвәт суммасы 150 мең сумнан артык, аеруча зур күләмдә- ришвәт суммасы 1 млн.сумнан артык.
25 мең сумнан кимрәк булган ришвәтләр (кечкенә ришвәт) аерым төркемгә кертелмәсәләр дә, алар өчен дә җәза бирү каралган.
Ришвәт бирүче һәм алучыга нинди җәза каралган?
Бу мәгълүмат Россия Федерациясенең 290 маддәсендә ачык күрсәтелгән :
Кечкенә ришвәт өчен:
-ришвәт күләменнән 20-50 тапкыр күбрәк штраф яки өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;
- биш елга мәҗбүри эшләр, өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;
-өч елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм ришвәт күләменнән 20 тапкыр күбрәк штраф.
Ягъни, йөз сум күләмендә ришвәт алган өчен дә дәүләт яки муниципаль хезмәткәр өч елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин, әмма ни өчендер бу күпләрне туктатмый.
Зур күләмдәге ришвәтләр өчен:
-ришвәт күләменнән 30-60 тапкыр күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;
-алты елга иректән мәхрүм итү һәм ришвәт күләменнән 30 тапкыр күбрәк штраф.
Бик зур күләмдә ришвәт:
-ришвәт күләменнән 70-90 тапкыр күбрәк штраф;
-җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәт күләменнән 60 тапкыр күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү.
Аеруча зур күләмдә ришвәт:
-ришвәт күләменнән 80-100 тапкыр күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;
-сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәт күләменнән 70 тапкыр күбрәк штраф.
Җинаятьне ачуда яки тикшерүдә актив катнашкан, яки урындагы зат тарафыннан ришвәт таләп итү очрагы ачыкланса, яки җинаять кылынганнан соң ирекле рәвештә җинаять эше кузгатырга хокуклы органга ришвәт бирү турында хәбәр бирсә ришвәт бирүче җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
Ришвәтне тәкъдим итү факты булганнан соң нәрсә эшләргә кирәк?
Гражданлык позициясе, әхлакый принциплар, намус кушуы һәм тормыш тәҗрибәсе буенча карар кабул итәргә. Бу уңайдан ике вариант бар:
-беренче вариант- ришвәт сораучы белән элемтәләрне өзү, җинаятькә бармавыгызны аңа аңлату һәм сезнең өчен әһәмиятле мәсьәләнең хәл ителмәячәгенә төшенү;
- икенче вариант- бу явызлыкны бергәләп кенә җиңеп булачагын, кешенең теләсә нинди хәлләрдә дә үз дәрәҗәсен саклап кала алганын аңлап, җинаятьчеләр корбанына әверелмичә ришвәтчелеккә каршы чыгарга, хокук һәм мораль нормаларына туры килгән кануннар нигезендә явызлык һичшиксез җәзаланырга тиеш. Әмма һәр кеше ирекле шәхес буларак, карарны үзе кабул итә һәм үз юлын үзе сайлый. Игътибарлырак булсак иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев